Камилә Вәлиевага Пекинда узган Олимпиададагы алтын медале өчен акча бирәләрме?

Олимпиаданың көмеш призерларына – 2,5 миллион, бронза медаль ияләренә 1,7 миллион сум түләнәчәк.

Мәскәү Хөкүмәте Пекинда узган Олимпия уеннарында Россия башкаласын тәкъдим иткән барлык алтын призерларга дүртәр миллион сум акча түләячәк. Әлеге исемлектә Казанда туып үскән Камилә Вәлиева (ул алты яшендә Мәскәүгә күченгән) да бар.

Шунысын да искәртик: 15 яшьлек Камилә Вәлиева, кыска һәм ирекле программаларда җиңеп, команда ярышында Россиягә алтын медаль китерде. Соңрак ул допингка бәйле җәнҗалның фигуранты булды, ярышлардан читләштерелде, шуннан соң янә бозга чыгарга рөхсәт алды. Нәтиҗәдә, допингка бәйле җәнҗаллы вакыйга фонында Вәлиева шәхси ярышларда дүртенче урынга гына лаек булды.

Этери Тутберидзе төркемендә аның партнеры Анна Щербакова шәхси зачетта Олимпия чемпионы булды, аңа да Мәскәү Хөкүмәте 4 миллион сум акча түләячәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sport/10-03-2022/kamil-v-lieva-pekinda-uzgan-olimpiadadagy-altyn-medale-chen-4-million-sum-alachak-5851004

Бәйле