Яман шеш белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗанова: «Бәхетсез булу – әдәпсезлек»

Нәфисә Сабирҗанованың көче нәрсәдә дигән сорауга аның укучысы, тамашачысы, ихласлыкта, дип җавап бирер иде. Җырлары шуңа популяр, шигырьләре шуңа күңелдә озак сакланадыр, мөгаен. Күптән түгел, без аны яңа яктан ачтык. Хәер, безме, улмы икән? Популяр шагыйрә, җырлар авторы, журналист куркыныч авыру турында ачылып сөйләшүгә ризалашты. Нәфисә Сабирҗанованың тормышында, иҗатында нинди үзгәрешләр булган – без шул хакта сөйләштек.

–  Сез нәфис хатын-кыз үрнәге булып, социаль челтәрләрдән елмая, матур җырлар белән сөендерә, лирик шигырьләрегез белән уйландыра идегез. Берара юкка чыктыгыз, аккаунтларыгыз ябылды һәм күптән түгел генә бөтенләй яңа кеше булып ачылдыгыз. Нәфисә апа, нәрсә булды, ниләр кичердегез, укучыларыгыз белән ачылып сөйләшергә кайдан көч таптыгыз?

– Социаль челтәрләргә, халык белән аралашуга гамь калмый торган вакытлар була. Мин әнә шуны кичердем. Аның башы да гыйбрәтле, әйтерсең лә, мине уятып җибәрделәр һәм тормышка чытырдап ябышып көрәшергә мәҗбүр иттеләр. Узган елның сентябрь ахыры иде ул, Казанга дусларыбызның никах туена бардык. Мәчеттән чыккач, миндә кинәт кенә хатын-кыз авырулары кузгалып китте, эчем кисеп-кисеп авырта башлады. Әлмәткә шактый вакыт кайтасы булганга, даруханәгә тукталып, дару алдык, шуны юлда да, кайткач та эчтем. Икенче көнне табибка бару турында уйламыйм да, үзлегемнән дәваланам, өч көндә терелгән кебек тә булдым. Дүртенче көндә теге даруның «файдасы» тиде – сул як күкрәктә түзеп булмаслык авырту башланды. Шул чакта күкрәктә ниндидер каты шеш барлыгын тойдым. Табиб исә, беренче карауда ук, яман шеш, стадиясе дә зур, дигән диагноз куйды. Аңа ышанырга теләмичә, эчтән генә сүгеп, Әлмәт телевидениесендәге «Җомга» авторлык тапшыруымның юбилеена әзерләнә башладым. Янәсе, миннән башка кем үткәрсен инде аны?! Шулай итеп вакыт үтте. Туган көнемә балалар кайткач, аларга хәбәр иттем. Тынсыз, өнсез калдылар. Шуннан соң улым: «Әни, әйдә җыен, Казанга китәбез», – диде. Анда баргач, диагноз тагын бер кат расланды. Хәзер шул хәлләрне уйлыйм да, мөгаен, мин Ходай Тәгаләнең иң яраткан бәндәседер, дим. Ул мине гомер өчен көрәшергә мәҗбүр итте. Әгәр мәчеттә үк «хәбәр» биреп уятмаган, үзлегемнән дару эчеп чиремне көчәйтмәгән булса, мин әле һаман берни белми йөрер идем. Упкын читендә басып торганмын бит.

Башта үземдә паника булды, куркып калдым. Тора-бара бүтән вариант булмавын аңладым. Хәлемне ничек бар, шулай кабул итәргә, сабыр булырга тырыштым. Минем истерикага бирелүемнән кемгә файда? Балаларымамы, иремә, якыннарымамы, үземәме? Мин кичерәсен башка кеше кичермәс дигән хакыйкатьне аңлагач, ниһаять, сулыш алуы иркенәйде.

Социаль челтәрләргә үзем кичергәннәрне язуымның сәбәбе берничә. Мин аны озак уйладым. Чир тышкы кыяфәтне, киенү, гомумән, яшәү рәвешен үзгәртте. Бу, әлбәттә, тирә-юньдәгеләрдә күп сораулар тудырды. Тапшыру алып баргач, экранда да күренергә кирәк. Мин исә баштагы мәлләрдә стендапсыз эшләдем. Нигә алай, нигә болай дигән сораулар күбәеп киткәч, уптым илаһи җавап бирергә теләп, үзем турында пост яздым. Ахыр чиктә, бөтен кеше алдында ихлас буласым килде. Шулай да төп сәбәп: минем хәлгә калган кешеләр бихисап бит, дигән уй иде.  Без дә яшәргә лаеклы, без дә шундый ук кешеләр, безне кызганырга кирәкми, дип әйтәсем килде. Бәлки киңәшләребез белән уртаклашырбыз, бергәләп көрәшербез дигән өмет тә бар. Үземә дә бу зәхмәтне җиңгән үрнәкләр бик кирәк.

– Мөгаен, бу сезгә иң еш бирелә торган сораудыр: тормышның тәмен югалтмас өчен  нишләргә (нинди булырга) кирәк?

– Эх, әгәр без һәрбер вак-төяккә борчылган кебек һәрбер вак-төяккә шатлана да белсәк икән! Без күпкә бәхетлерәк яшәр идек. Җыен юк-барга хафаланырга кирәкми, дияр идем. Тормышның кадерен белик. Ул – безнең иң зур байлыгыбыз. Табиб миңа күбрәк җәяү йөрергә кушты. Хәзер җәяү барганда каршыга килгән кешеләрне күзәтәм. Елмайган йөз күренми! Барысының йөзләре җитди яки чытылган, башлар аска иелгән, бигрәк куркыныч. Бөтен бәла, хәтта чирләрнең башы да шатлана белмәүдән бит.

Соңгы вакытта мин рак каян килеп чыга дигән темага  фәнни язмалар күп укыйм. Аның беренче сәбәбе – нәселдәнлек. Безнең нәселдә бу чирнең булганы юк. Калган сәбәпләргә килгәндә… Холкым буенча мин – позитив кеше, зарланырлык җирдә дә зарланмыйм, юктан да рәхәт табып, күңелне күтәрәм, яратып-яратылып яшим. Минем очракта төп сәбәп – стресс. 22 яшьлек, өйләнергә йөргән олы улыбыз Айдарны югалту кайгысы  ул бетә яки кими торган түгел, ул – гомерлек.

Сазлыкка баткан кеше нишли? Баскан урында, әле бер, әле икенче аягыңны алып, таптанып торудан файда юк. Аннан чыгар өчен кул белән таянып, этелеп китәргә нинди дә булса каты, ышанычлы урын эзлисең. Тапкан очракта да, ул әле бәладән тулаем котылу түгел, ә бәлки беренче адым гына. Минем таяныр урыным – гаиләм, якыннарым, дусларым, аларның җылы сүзләре, догалары булды. Тик кешеләрдән ярдәм көтеп утыру гына коткармый, үзеңә дә тырышу кирәк. Мәсәлән, игелек кылу, үзеңнән дә авыррак хәлдә калган кешеләргә рәхмәт өмет итмичә ярдәм итү беренче чиратта синең үзеңне коткара. Каядыр бару, күңел ачудан да вакытлыча онытылып торырга була. Әмма аннан соң кире чынбарлыкка кайту тагын да авыррак булырга мөмкин. Ә игелекле эштән соң, вакытым заяга узмады лабаса, дигән уй бик тә ярдәм итә.

– Сез шоу-бизнеста да, шигърияттә дә үз урыныгызны тапкан кеше. Авыр чакта ярдәм кулы сузучылар булдымы?

–  Социаль челтәргә язгач, җылы сүз, яхшы киңәш бирүчеләр бик күп булды. Иҗатташ дусларым да, ярдәм кирәк булса, без янәшәңдә, дип яздылар. Әлегә минем өчен ярдәм бары тик – дога. Дәваланам, химия алам, операциягә әзерлиләр. Препарат үз эшен эшләп, яхшы нәтиҗә бирсен иде, дип телим. Үземне озын, бәхетле тормышка программалаштырам.

– Сез көчле хатынмы?

– Ике комментарийның берсенә, син – көчле хатын, дип язалар. Бәлки. Тыштан мин күпләргә шулай күренәмдер. Хәсрәт кичергәч тә, елмаеп, экранда тапшыру алып барырга, сәхнәгә чыгарга туры килде. Хәзер дә кеше

алдында кайгыга батып йөрмәскә тырышам. Беләсезме, мин бер мизгелдә бәхетсез булу ул – әдәпсезлек (не прилично) дип аңладым. Керләнгән кием, күлмәккә тамган тап кебек. Шуннан соң үз аңым, уйларым өстемдә эшли башладым. Иң кызыгы шул: күпмедер вакыт үткәннән соң, үземне бәхетле итеп сизә башлаганда, минем тормышымда берни дә үзгәрмәгән иде. Гаҗәп бит! Ә менә табиб, рак ул – нәкъ көчле хатыннар чире, диде. Бөтенесен эчкә җыюның нәтиҗәсе хәзер чыга, ахрысы. Шулай булгач, дөрес микән ул көчле хатын булу, белмим.

– Бер әңгәмәдә сез шоу-бизнеста  да, шигърияттә дә ихласлык югалды шикелле дигәнсез. Хәзер хәлләр ничегрәк?

–  Тормышның бөтен өлкәсендә дә ихласлык, эчкерсезлек югалып бара кебек. Элекке кыйммәтләр арткы планда калды. Ә ихласлык турында ул әңгәмәдә укытучы булган чакларымны сагынып әйткәнмендер. Мәктәптәге балалар белән мөнәсәбәтләр, аларның самими күз карашлары, ни уйлый – шуны әйтүләре җитмәгәндер ул вакытта минем тормышта. Постлар яза башлавым да ихлас сөйләшүгә чакыру инде ул.

– Тышкы кыяфәтем үзгәрде, дидегез, иҗатыгыз да үзгәреш кичерәме? Нинди шигырьләр языла?

– Артык үзгәреш кичерә димәс идем. Никтер минем шигырьләр күбрәк сагышлы вакытта языла. «Нихәл, сагыш!» дигән шигырем дә бар.

Сагышны көтмисең, әлбәттә, әмма аны кичергәндә каләм очыннан иң шәп шигырьләр төшә. Җыр текстлары язарга туры килгәндә тон һәм мәгънә үзгә, билгеле. Аларда  ярату, соклану була. Җырлар рухи яктан күтәренке чакта туа.

– Гаилә турында сорамасак, дөрес булмас. Тыл көчле булмаса, сынауларны узып булмый торгандыр.

– Ул яктан мин бәхетле, тылым нык. Равил, мөгаен, мин терелеп бетүгә, кулинария буенча китап язар, ахрысы (көлә). Туклануның үз җае бар хәзер, шуңа күрә ирем кибеткә үзе йөри, минем бөтен рационны белә. Кирәк икән укол сала, кирәк икән чәчемне кырка (көлә). Улым Наил белән, кызым Альбинаның да ярдәмнәре зур, Аллаһка шөкер. Ә оныгым Тамерлан, гомумән, минем антидепрессант! Исән-сау гына булсыннар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/76477/

Бәйле