Украинадагы хәрби операциядә Чистай районында туган Семен Соловьев һәлак булган [видео]

-- Лейла

Кече сержант Семен Владимирович Соловьев 1983 елда Чистай районында туган. Ул Кырым Республикасының Перевальное авылында хәрби частьтә хезмәт иткән, дип хәбәр итә “Чистополь-информ”.

Соңгы елларда Семен Соловьев гаиләсе белән Алушта шәһәрендә яшәгән, хатыны белән өч бала тәрбияләгән.

Кече сержантның әти-әнисе Галактионово авылында яши.

Семен Соловьевны Кырым Республикасының Феодосия шәһәрендә җирләячәкләр.

Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз

Бәйле