Инстаграмның кайчан эшләми башлаячагы билгеле

Instagram 14 мартта 00:00 сәгатьтә ябылачак. Роскомнадзор фотосурәтләр һәм мәгълүматларны күчереп алу өчен ике көн бирә.

Исегезгә төшерәбез,Россия Генераль прокуратурасы Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роскомнадзор) Instagram социаль челтәренә керүне чикләү турында таләп юллады.

Моңа кадәр күзәтү ведомствосы Facebook социаль челтәре кешеләрнең, Россия гражданнарының хокуклары һәм иреген (алар шул исәптән массакүләм мәгълүмат иреген дә гарантияли) бозуга катнашы булуын тану турында карар кабул иткән иде.

Шушы карар нигезендә Роскомнадзор әлеге социаль челтәрләргә керүне чикли. Моннан тыш, Россия Генераль прокуратурасы Instagram социаль челтәрендә үзенең рәсми аккаунтын яба.

Күзәтчелек ведомствосы шулай ук Meta Platforms Inc. компаниясен экстремистик оешма дип тану һәм Россия территориясендә аның эшчәнлеген тыю турында гаризаны судка юллаган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/76675/

Бәйле