Әниемә ачык хат

Ашарыма, кияремә җитәрлек булды. Җылы сүзең җитмәде!

Әнием, син теләгәнчә ярдәм итә, атна саен, бәйрәм саен кайтып йөри алмаганым өчен гафу үтенәм. Үпкәләмә, өлгермим. Чөнки эшлим, ә өйдә – авыру бала. Күп вакытымны аңа багышлыйм, ташлап та чыгып китә алмыйм үзен. Ә бит мин сиңа ярдәм итәргә риза, сөенеп ярдәм кулы сузар, авыру буыннарыңа дарулар сөртер, төрле үләннәр пешереп эчерер, яныма алып та китәр идем. Син теләмисең! Ашарыңа җитмәсә, алып кайтыр, берәр җиргә барырга теләсәң, илтеп куяр, барып алыр, матур күлмәкләр алып бирер идем. Ләкин сиңа мондый ярдәм кирәкми, боларын үзең дә булдырасың. Син бит, әнием, үзеңә ярдәм сорамыйсың, малларыңа сорыйсың!

Синең берүзеңә ике сыер, үгез, бозау, унлап сарык, йөзләп тавык һәм каз нигә кирәк? Әни, син кем өчен безгә 30 сутый бәрәңге утырттырдың? Ул бәрәңгене малларга ашатасың бит! Ә сөтне кая куярга белмәгәч, үсеп беткән бозауга эчерәсең. Тавыкларга эремчек ясап бирәсең! Әнием, тагын бер тапкыр кабатлыйм, мин сиңа ярдәм итәргә, үзеңне тәрбия кылырга риза! Авыр булыр дип уйламыйм! Әмма малларыңны карый алмыйм. Минем җилкәдә инвалид бала, үзем дә еш авырыйм. Мал карашырга, борылган саен абзар ремонтларга, ел саен яңа койма тотарга көчем җитми. Гафу ит мине, әнием! Үзем язам, үзем елыйм, ничек һәм кайда өзелергә белмим. Сине яратам, кызганам, буыннарың авыртканга борчылам, тик малларыңны түгел! Кайчагында башыма гөнаһлы уйлар керә, берәр кайтканда малларыңа агу бирәсе килә…

Юк, юк, мин алай эшләмәячәк­мен! Чөнки беләм, ул хайваннар сиңа балалардан да, оныклардан да якынрак, кадерлерәк! Син алар өчен яшисең! Шул малларың булмаса, яшәү тәмен югалтасың.

Эштәге иптәшләрем белән сөй­ләшәм. Алар авылга кайтырга ярата. Балаларын каникул саен авылга җибәрәләр, урманга баралар, үләннәрне беләләр, су керәләр, балык тоталар, кичләрен әниләре белән дусларча сөйләшеп утыралар, авылдашларын күрәләр, мунча керәләр. Алар балачакларын, төрле уеннар уйнаганнарын еш искә ала. Ә мин уйнамадым. Балачагым мал, бакча карап узды. Ашарыма, кияремә җитәрлек булды. Җылы сүзең җитмәде! Дусларым авылдан тынычланып кайта, әниләре дә сөенеп кала. Ә мин авылдан кайткач, ике-өч көн кан басымыннан интегәм, йөрәгемне дәвалыйм. Чөнки синең үпкәле, арыган йөзең гел күз алдымда. Бик көнләштем дусларымнан. Безнең бит сөйләшеп утырырга вакыт юк, балам исә авылга кирәкми, чөнки эшкә ярамый.

Малларны минем өчен тотмасын дип, инде авылдан буш кул белән китә башладым. Тагын да ныграк үпкәлисең. Үпкәләмә, әнием. Әйе, син тырыш, әйбәт, эшчән. Ләкин аермабыз зур. Мин сине, ә син малыңны яратасың, мин сине, ә син малыңны кайгыртасың.

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/niem-achyk-khat/

Бәйле