Россиядә яшәүчеләрнең төп куркуларын беләсезме?

Эшсезлек, җинаятьчелек һәм бәя үсү. Россиядә яшәүчеләрнең төп куркулары шул икән. Бу хакта Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге җитәкчесе Валерий Федоров белдергән.

Аның сүзләренчә, халык инфляциядән, аның артыннан товарларга бәя артудан шүрли. Кешеләр күнегелгән тормыш рәвешен үзгәртергә туры килер һәм киләчәккә планнары бозылыр дип борчыла.
Валерий Федоров әйтүенчә, күпләр җинаятьчелек артуыннан курка. Икътисади кризис чорында бу бик еш күзәтелә. Сораштыру барышында халыкның коронавирустан элеккеге кебек курыкмавы ачыкланган. Хәзер ул төп проблемалар арасында телгә алынмаган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/76856/

Бәйле