«50 ел бергә яшәгәннән соң, аерылдылар…»

Бабай яшь хатынга чыгып киткәнме әллә?

«Бу төркемдә күп кеше үз гаиләсендә булган хәлләр белән уртаклаша. Минем дә безнең гаиләдә булган хәл турында язасым килде. Картәнием белән картәтием 50 ел бергә яшәгәннән соң аерылды. Чынлап та! Безнең өчен дә бу хәл шаккаттыргыч булды.

Бу хәлдә картәти гаепле инде. Нәнәй гомер буе аның эчкәненә түзеп яшәгән. Бүген дә ул аракы эчеп куярга ярата.

«Карт көнемдә булса да тынычлыкта яшим әле», — диде дә нәнәй, әйберләрен җыеп, безгә яшәргә күчте. Хәтта бер айдан соң, загска барып, аерылышуга гариза язды.

Ә бабайның хәле ничек, диярсез? Ул әби чыгып киткәненә шат кына кебек. Көн дә эчеп ята», — дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-15/50-el-berg-yash-g-nn-n-so-aeryldylar-2728858

Бәйле