Данир Сабировны талаганнар

Ул күңеленә бик якын әйбереннән колак каккан. 

Данир Телеграммда шундый пост урнаштырган.

«Кеше шашамы соң, аңламыйм. Әле генә «Буревестник» бассейныннан чыктым. Арыдым инде, утырып торам шулай. Төшкәч кенә аңладым — чишенү бүлмәсендә носкиемны онытып калдырганмын. Гади генә носки түгел иде. Мәрьям бүләк иткән, авокадо рәсемле носки иде. Менсәм, шул юк. Җыештыручылардан да сорап карадым, юк. Гади булмагач, приватизацияләгән инде берсе. Менә ресторанга килдем хәзер носкисыз. Шунысы сөендерә, бер абзый носкием югалганны ишеткәч: «Миндә носки бар, ул яңа түгел, әмма юылган, биреп торыйммы», — дип сорады. Аңа рәхмәт әйтеп, алмыйча гына киттем», — дип сөйләгән артист.

Телеграммдагы укучыларының бу хәлгә һушы киткән. «Ул носкины синеке икәнне белгәнгә урлаганнардыр», «Данир ноские дип аукционда сатачак, күр дә тор»,  «Синең носкиларың турында күптән хыялланган фанаты булгандыр», «Истәлек итеп алганнардыр. И, менә кая китте дөньялар», «Ярар, бәхилләгез инде, шундыйны бик киясе килгәндер», «Ул бассейнда минем дә шампунь белән мунчаланы урладылар», «Рамкага куеп, стенага элеп куйганнардыр», «Авитодан эзлә. Данирның исе белән носки дип шунда куеп сатачак», — дигән комментарийлар калдырган халык.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-16/danir-sabirovny-talagannar-2729432

Бәйле