Гөлназның кәефен кем кырган?

Бу юлы гаеп ире Вилданда икән.

Ире Вилдан бүләк иткән машина җырчы Гөлназ Асаеваның кәефен кырган. Яңа «Audi» аркасында ул хәзер такси белән йөрергә мәҗбүр. Бу хакта 13 март көнне артистка үзенең телеграммында сөйләде.

– Минем машина «Kia Stinger» иде. Кызыл төстә, шундый матур. Бик уңайлы, бигрәк тә минем өчен. Ул бик җиңел, уенчык кебек. Мин аны бик нык яраттым һәм аны сатарга яки алыштырырга уйламадым да. Нәтиҗәдә, мин Истанбулга очтым, кайтам – Вилдан башка машина сатып алган һәм: «Менә, хәзер бу синең машина», — ди. Вилданга рәхмәт, әлбәттә, тик минем «Кіа»м кайда? – дип фикерләре белән уртаклашты Асаева.

Җырчыга хәзер таксида йөрергә туры килә, чөнки ул яңа машинага ияләшә алмый икән. Җырчы сүзләренә караганда, «Audi» «идарә итүдә авыр» һәм ул үзен анда ышанычлы хис итми.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-15/g-lnazny-k-efen-kem-kyrgan-2729297

Бәйле