Илдарның никахсыз туган улы бар, ди…

Башкортстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов бу хакта үзе сүз башлаган.

Гүзәл Уразова белән Учалыда оештырылган концертында ул сәхнәдән болай сөйләгән:

— Ике ел элек Башкортстанда бер сүз чыккан иде. Имеш, Илдар Хәкимовның никахтан тыш туган малае бар икән. Ул Уфада яши икән. Илдар моны Гүзәлдән яшереп йөргән, дип сөйләп алдылар. Мин инде ул сорауны тиз генә ябарга тырыштым. Ни өчен дигәндә, ул миңа да, «малай»га да кирәкми. Дуслар, шуны әйтәсем килә: тагын шул сүзне ишетсәгез, ышанмагыз. Ул малай миңа охшаган, әлбәттә, әмма ул минеке түгел.

Мин ул малайны бүген Уфадан Учалыга алып килдем. Улым, чык әле. Менә ул: Ильяс Хәкимов, әй лә, Ильяс Батыргәрәев!», — дип таныштырган ул халыкны танылган башкорт блогеры, телевизион тапшырулар алып баручы «улы» Ильяс белән. «Охшаганмы миңа, юкмы?»

Охшаган! Әмма безнең бер хезмәттәшебезгә…

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-03-16/ildarny-nikahsyz-tugan-uly-bar-di-2730568

Бәйле