Бүген иң кыйммәт бүләк инде бу…
Илсөя Бәдретдиновага карабодай һәм шикәр бүләк иткәннәр. Тагы да «Тайд» порошогы. Барысы да бүген — дефицит!
Татарстанның атказанган артисты Чаллыда 5 көн буе концерт куйган. Монда җырчыга үзенчәлекле бүләк ясаганнар.
— Карагыз әле, миңа нәрсәләр бирделәр бүген. Монда карабодай, «Тайд» порошогы һәм шикәр, — дип шатлана Илсөя.
Шатлыгын уртаклашабыз һәм бераз гына көнләшәбез дә…
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-17/ils-ya-b-dretdinovaga-shik-r-b-l-k-itk-nn-r-2731010