Быел кар күп яуды. Республика халкы шуңа язны шикләнебрәк көтә, су басулар булыр, дип куркучылар бар. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев, март ае беткәнче Атлантика циклоннары өстенлек итсә, язның беренче ае җылы булачак, кар тиз эреячәк, ди. Ул бу хәлләр кайбер урыннарда су басуга китерергә мөмкин дип фаразлый. Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исә, кар күп булса да, су басмас, дип тынычландыра.
«Алдан хәстәрен күрәм»
Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Роза Саттарованың йортына бер елны да су кермичә калмый. Кар аз яуган елларны да идән асларына керә икән.
– Язны 52 ел куркып көтәм инде. Йортыбыз үзәнлерәк җирдә салынган. Азаплансак азапланабыз, әмма башка җиргә күчәргә уйламадык та. Гомерем буе февраль ахырында бөтен кирәк-яракны барлап җыя башлыйм. Шулай өйрәнелгән. Ташу зур була, дисәләр дә, быел булмый, дисәләр дә, барыбер хәстәрен күрәм, – ди ул.
Роза апа ике авыру баласы белән яши. Алар олы яшьтә булсалар да, әниләренең ярдәме кирәк үзләренә. Язгы ташу аның өчен икеләтә мәшәкатьле. Йорттагы әйберләрне, мал-туар, кош-кортларны да күчерергә кирәк. Балаларын да яныннан җибәрә алмый. Үзләре дә әниләреннән башка туганнарына да барып тормый икән.
– Ничә еллар шулай яшибез инде. Безнең гараж өсте бар. Бар әйберне шунда ташып куябыз. Баз астындагы кирәк-яракны да өскә күтәрәбез. Өйдәге җиһазлар болай идәннән метр ярымга күтәртелеп куелган инде безнең. Ташу булыр дип торсак та, быелгы һава торышы белән су кермәс дип уйлыйм. Кар күп яуса да, ул җиргә сеңеп барды. Салкын көннәр торганда да кояш үз эшен эшләде. Карны эретте. Булса да сүз юк – ташу күрмәгән кешеләр түгел лә инде без.
Яшел Үзән районның Татар Танае авылын ел да су баса. Авыл янәшәсеннән узучы Гөбенә, Ышналы елгаларының күтәрелми калганы юк икән.
– Узган ел авылга су кермәсен өчен дамба ясап куйдылар. Шуңа да быел тынычрак торабыз. Авылга су кермәс дип өметләнәбез. Кар күп яуса да, ул куркыныч түгел, басу, урманнардагы сулар төшеп, елга ташырга бик мөмкин. Әмма су кермәс дип, кул кушырып утырмыйбыз. Өйрәнелгән инде. Бөтен кирәк-яракны җыештырып куйдык, – ди ул.
Башка районнарда хәлләр ничек икән? Тукай районының Теләнче Тамак җирлеге башлыгы Рамил Шәрипҗанов белән дә сөйләштек. Ул су басмас дигән фикердә. «Бездә елга-ярлар биек. Кар да әкренләп басылды. Шуңа да су басар дип курыкмыйбыз», – ди ул.
Арчаның 12 авылына су төшәргә мөмкин икән. Районның гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Гөлнар Шәрипова әйтүенчә, бу авылларга су керсә, 232 хуҗалык су астында калырга мөмкин икән.
– Социаль объектларга, икътисад, тормыш иминлеген тәэмин итүче объектлар, үләт базлары, күперләр, гидротехник корылмаларга су басу куркынычы янамый, – ди ул. – Районда язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрү өчен барлык чаралар да күрелә. Су үткәрүче канаулар, су торбалары, күперләр кардан һәм чүп-чардан вакытында чистартылып тора. Район халкыннан да әзер торулары сорала. Әмма кешеләр бик аңлап бетерми әле. Әзерләнергә ашыкмыйлар. Кайдандыр ярдәм килгәнен көтәләр. Күпләп кар эрегәндә күңелсез нәтиҗәләрне киметергә мөмкин. Үз йортлары белән яшәүчеләргә кар суы ага торган канаулар казырга, йорт яннарын чистартырга кирәк.
«Ташу булса, суга тиенер идек»
Буа районына яз иртә килә. Аларда ташу да башкаларга караганда бер атна алдан башлана. Халыкның кәефе ничек, ташуга әзерләнәләрме икән дип, Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурдания Низамиевага шалтыраттык. Алар ташудан курыкмый, аны дүрт күз белән көтә.
– Авылны су басса, сөенер идек әле, – дип башлады сүзен Нурдания апа. – Без бер ел буе сусыз утырабыз. Күз юарга да суыбыз юк. Түбән Наратбаш һәм Бикмураз авылларына су килми. Күлебез дә кипте. Ичмаса, ул булса да, суга тиенер идек. Кичә кич Ульяннан концерт куеп кайтып кердек. Битне юарга дип кранны ачкан булам. Бер тамчы су юк! Бар өмет язгы ташуда. Зөя ташып, безнең күлебезгә су керсә иде, дип телибез.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов сүзләренә караганда, ташуга әзерлек башланган инде. Карларны читкә чыгаралар, су юлларын, юллардагы торбаларны чистарталар икән.
– Элек Кыят елгасы күтәрелеп авылларны су баса иде. Быел яңа асфальт юл салынды, су баса торган урыннар күтәртелде. Шуңа да күперне су басса да, авылларга кермәячәк. Бәбки авылына су басу куркынычы бар. Кирәк-яраклар әзерләнде. Халык та кисәтелде, – ди ул.
Форсаттан файдаланып, Түбән Наратбаш авылындагы сусызлык мәсьәләсен дә күтәрдек. «Без бу хакта беләбез, җир астында су кипте. Әлеге авылларга су кертеләчәк. Финанс мөмкинлекләр җитсә, быел ук кертергә җыенабыз», – диде җитәкче.
Узган ел редакциягә, су басудан зарланып, Мамадыш районының Күкчишмә авылыннан шалтыратканнар иде. Ул чакта авылга кайтучылар, керә алмыйбыз, күпер юк, дигәннәр иде. Быел алар ташуга әзерме икән? Усәли авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов хәлне аңлатып бирде.
– Күкчишмә авылын халык Ташлык дип йөртә. Берсут елгасы күтәрелгәч, күпергә су керә. Югары Әрнәш авылы буасын да алып китә ул ташу. Әмма Күкчишмәгә өч яктан кереп була. Анда яшәүчеләрне беркайчан да ташламыйбыз. Мин аларга әйтеп тә куйдым – кемгә нәрсә кирәк, алып килеп бирәчәкмен. Без ташуга әзер. Күпергә керү – бер хәл, йортларга зыян салмасын иде, – ди ул.
Казанны да басачак
Башкалада язгы ташу иртәрәк, 20 мартта ук күзәтелергә мөмкин. Казанның Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов шулай ди.
– Су басуны киметү максатында, шәһәр эченнән кыш дәвамында 900 мең тонна кар чыгарылды. «Шәһәр күперләре» оешмасы Киндери, Вертлевка, Нокса һәм Коры Елга елгаларындагы күперләр астын чистартты. Төрле урыннарда төзелгән 34 җәяүлеләр җир асты кичүләре тирәләре кардан арындырылды, – диде ул. – Казанда су баса калса, 9395 кешене йортларыннан вакытлыча күчерергә туры киләчәк. Моның өчен 20 пункт әзерләнеп куелды инде. Кинәт җылытып җибәрсә, су басу ихтималы зур.
Республикада су басу куркынычы булган 220 торак пункты бар. Быел Азнакай районының – 18, Биектауның – 16, Лениногорскида – 15, Арчада – 12, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән районнарында 10 авылына су керергә мөмкин. Су басу куркынычы янаган районнар арасында Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Питрәч, Балтач, Буа, Мөслим, Сарман, Теләче, Яңа Чишмә, Әлки, Әлмәт, Баулы, Кама Тамагы, Нурлат, Әгерҗе, Ютазы, Әтнә, Кукмара, Чирмешән, Лаеш, Түбән Кама районнары да бар.
Татарстанда 12 мартка кар катламы 54 сантиметрны тәшкил иткән, бу соңгы еллардагы күрсәткечтән 20 сантиметрга биегрәк. Казанда кар катламы 67 сантиметрга җиткән иде. Карда су запасы уртача күрсәткечтән 1,5 мәртәбә күбрәк. Җирдә туң катламы – 46 сантиметр.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/77116/