Мәгълүм булганча, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе битлек кию режимын бетерде. Татарстан да алардан үрнәк алачакмы? Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әлегә юк, ди.
– Коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, республика битлек киюдән баш тарту турында уйламый. Федераль нормалар бар. Алар үзгәрү белән, бу сорауга әйләнеп кайтачакбыз. Шулай ук кафе-рестораннарның төнге сәгатьләрдә эшләвен дә рөхсәт итә алмыйбыз, – дип аңлатты ул
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/77270/