Туймазы районында коточкыч хәл булган.

24 февральдә биш катлы йорт балконында 42 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табылган. Тикшерүчеләр шунда ук криминаль характердагы эзләрне ачыклый.

Ул кичтә ике ир-егет һәм ике хатын-кыздан торган компания спиртлы эчемлекләр белән табын корган. Ял итүчеләрнең берсе элек шау-шу аркасында полиция чакыртканы өчен хатыннарның берсе белән әрләшкән. Ызгыш барышында ир аны каты кыйнаган, ә дуслары кайтып киткәч, яңа көч белән бәргәләргә керешкән. Бәхетсез ханым шунда җан биргән. Аннары ир мәетне фатир балконына чыгарып куйган.

Шикләнелүчене икенче көнне тоткарлаганнар. Дәлилләр кире каккысыз булгач, ул үз гаебен таныган. Әлегә ир сак астына алынган. Тикшерү бара.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-18/politsiya-chakyrtkan-chen-2733435

Бәйле