Илмира Нәгыймова: “Моны сез беркайчан да белмәссез!”

-- Лейла

Җырчы Илмира Нәгыймова бераз гына авырап киткән. Хәтта тән температурасы югары булу сәбәпле, Казанда булачак чарага бара алмыйча калган.

Инстаграмда Илмира Нәгыймова еш кына үз язылучылары арасында “сорау-җавап” сәхифәсе уздыра.

Шундый сәхифә барышында Илмирага “Сез берәр партнер таптыгызмы?” дигән сорау биргәннәр.

– Бу иң күп кабатлана торган сорау! Бер нәрсә генә әйтә алам. Бәхет ул тынычлыкны ярата. Тапсам да, тапмасам да – моны сез беркайчан да белмәячәксез, – дигән җырчы.

“Руслан белән аралашасызмы?” – дигән сорау да биргәннәр.

– Бер дә аралашмыйбыз! Иң мөһиме – балалар аралаша, – дип җавап кайтарган җырчы.

Бәйле