«Миңа игътибар күрсәтми…»

Данир Сабировның хатыны аны элек йөргән кызыннан көнләгән.

Данир Сабиров белән хатыны Миләүшә Сабированың үзара мөнәсәбәтләре сокланырлык. Данир хатынына әллә нинди бүләкләр бирә, сюрпризлар оештыра. Миләүшә дә   аның төп таянычы. Ә бит бервакыт Данир белән Миләүшә  чак кына аерылышмый калганнар. Бу хакта Миләүшә Сабирова үзенең телеграм каналында сөйләгән.

«Безнең кризис өйләнешкән елда ук булды. Минем кеше түгел икән бу, аерылышырга кирәк? дип уйладым. Барысы да Данирның элек йөргән кызы даими шалтыратып торудан башланды. Ул минем Данирга туры килмәвемне әйтә, ә Данир аның шалтыратуларына һәрвакыт җавап бирә, аның белән сөйләшә иде. Ул кыз Данирдан: «Син мине сагынасыңмы?» — дип сорый иде. Сез аны барыгыз да беләсез. Татарстанның атказанган артисты. Ә үзе Данирны түбәнсетеп, аның бернәрсәсе дә булмавыннан көлеп йөрде.

Без Данир белән икебез ике төрле тәрбия алган кешеләр буларак һәм тормышка карашларыбыз төрле булу сәбәпле талаша идек. Мәсәлән, миңа үземне каршы алулары, озатып куюлары мөһим. Ә Данир моны кирәк санамый. Миңа игътибар күрсәтми иде. Ә мин аны әтием белән чагыштырып карый идем.

Ә хәзер Аллаһка шөкер. Үземә нинди ир кирәк, шундыйны тәрбияләдем дип әйтергә була. Мәхәббәт һәм сабырлык барысын да җиңеп чыкты.

Ә сезнең кризислар булдымы? Аларны ничек җиңеп чыктыгыз? Бүген сез бергәме?» — дип сораган Миләүшә социаль челтәр кулланучыларыннан.

Бу язмасы белән Миләүшә виртуаль дусларының йокысын качырган. Бөтенесенең дә Данирның элек йөргән кызының кем икәнлеген беләселәре килгән.
Аны Гүзәл Уразова, Лилия Хәйруллина, Иркә яисә Илсөя Бәдретдинова дип фаразлаучылар да бар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-21/mi-a-ig-tibar-k-rs-tmi-2736122

Бәйле