Илмира Нәгыймова: «Моны сез беркайчан да белмәссез!»

-- Лейла

Җырчы Илмира Нәгыймова бераз гына авырап киткән. Хәтта тән температурасы югары булу сәбәпле, Казанда булачак чарага бара алмыйча калган.

Инстаграмда Илмира Нәгыймова еш кына үз язылучылары арасында «сорау-җавап» сәхифәсе уздыра.

Шундый сәхифә барышында Илмирага «Сез берәр партнер таптыгызмы?» дигән сорау биргәннәр.

— Бу иң күп кабатлана торган сорау! Бер нәрсә генә әйтә алам. Бәхет ул тынычлыкны ярата. Тапсам да, тапмасам да — моны сез беркайчан да белмәячәксез, — дигән җырчы.

«Руслан белән аралашасызмы?» — дигән сорау да биргәннәр.

— Бер дә аралашмыйбыз! Иң мөһиме — балалар аралаша, — дип җавап кайтарган җырчы.

Бәйле