Кечкенә кызын кыйнаган…

Әти шундый буламы?

Белорет районара суды Межгорьеда яшәүче 41 яшьлек иргә карата «үтерү белән янау» һәм «кыйнау» мәддәләре буенча җинаять эшен карады.

Суд мәгълүматлары буенча, гаепләнүче элегрәк тә кыйнау өчен административ җаваплылыкка тартылган. Әмма ул үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган һәм, исерек хәлдә булганда, үзенең кечкенә кызының йөзенә ике тапкыр суккан.

Моннан тыш, барлыкка килгән низаг вакытында исерек гаепләнүче, үз фатирының балконында күршесенә үтерү белән яный, ә аннары аның муеныннан эләктереп алып, зыян күрүченең бугазына пычак тери.

Күрсәтелгән җинаятьләр өчен суд гаепләнүчегә 400 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-03-21/kechken-kyzyn-kyynagan-2736462

Бәйле