Төн. Караңгылык. Тышта декабрь бураны улый. Җәяүле буранның бер җирдән икенче урынга койма, өй кырыйларына кардан тау өемнәре ясап шаяруымы, әллә җир өстенә ак юрган ябар өчен үзенең җил-бураннарын атсыз чанага җиккәнме? Моны бары бер Ходай гына белә.

Наилә апа өйдә әрле-бирле йөренде дә, тагын бәйләргә кереште. Җилнең көчәюеннән капка ыңгырашып куйды. Ул тәрәзә аша урам якка күз салды. Берни дә күренми. Чәчләре сирәгәеп, чалланган, йөзендә күптән тирәнәеп сузылган тормыш буразналары. Улы Әхтәмнең эштән кайтмавына эче пош­кан ана нәрсәдер сизенгән кебек, эшен ташлап, кече улына эндәште:

– Дамир, улым, тор әле, тор. Абыең һаман да кайтмады. Төн уртасына кадәр фермада эшләп ятмас бит инде…

Тәмле йокыдан уяткан әнисенә Дамир үпкәләмәде.

– Салгандыр әле, бераз төшереп алса, күңеле күтәрелә. Төкерә ул синең бураныңа, – дип иренеп кенә торып, әтисенең күн бүреген башына батырды. Олы абыйсыннан калган кырык ямаулы пиджәкне дә кигәч, Дамир тагын да кечерәеп, мескенләнеп калды. Әхтәмне эзли чыктылар. Алдан бераз бөкрәеп, таякка таянган Наилә апа, аның артыннан кар дулкынында бер батып, бер калкып, әтисе ясап биргән имән табанлы чананы сөйрәгән Дамир атлый.

Җил көчәйгәннән-көчәя. Дамирның пиджәк җиңнәренә кереп, җил качыш­лы уйнаса да, ул абына-сөрлегә әнисеннән калышмаска тырышып, чанасын сөйрәде. Наилә апа җилнең көчәюенә дә карамастан, тавыш булып ишетми калмагаем, дип тыңлана-тыңлана, як-ягына каранып алга атлады. Ыңгырашкан тавыш ише­телгән кебек булды. Бераз алдарак кар өеме дә селкенеп куйды. Сизгер ана алданмаган. Кар астында сәрхуш улы Әхтәм ята иде.

– Әй, балакаем, эшеңне бетереп, җылы өйдә кайнар аш ашап ятсаң, аруларың басылыр иде, – дип, Әхтәмнең бозланып каткан чәчләреннән сыйпады ана. Әхтәм бераз күзләрен ачарга теләп ыңгырашып куйды. Кем өчендер сәрхуш Әхтәм булса, ана өчен кадерле бала иде шул ул.

– Менә шушы кар юрганы булмаса, бозланып каткан булыр идең, балам, ни тәмен табасың соң шул шайтан суының?!

Төне буе Әхтәмнең үлеме белән көрәште Наилә апа. Суына барган тәненә җылы кертергә тырышып, аракы белән тәннәрен кызарганчы ышкыды, кайнар чәй эчерде. Таң алдыннан аяк-кулларының сызлавына түзә алмыйча, сыкрана-сыкрана елады Әхтәм. Хәле дә бераз җиңеләйде. Мич янында коймак пешерүче әнисен күзәтеп уйга чумган Әхтәм:

– Рәхмәт сиңа, әнкәй. Үлемнән йолып калдың. Башка авызыма да алмам, – дип тәүбә итте.

Һәм сүзендә торды да. Фермада эшләп, кичләрен тракторчы һөнәренә укыды. Тиз арада аңа колхозның иске “Беларусь” тракторын бирделәр. Колхоз рәисе:

– Әхтәм, синең кулыңнан эш килә, йөзебезне кызартмассың. Иске булса да, шушы тракторда эшләргә өйрәнә тор, – диде.

Ул вакыттан соң күпме сулар акты. Колхозлар таркалды, күмәк хуҗалык, фермерлар барлыкка килде. Яшьләр дә авылда калмыйча, шәһәр ягына юл алдылар. Һаман буйдак Әхтәм дә кырык яшен тутырып килә. Басуларда элекке кебек трактор гөрелтесе, кичләрен бала-чага шау-шуы да ишетелми хәзер авылда.

…Чираттагы ялын алып, әти-әнигә булышырмын, алар исәнлегенә корбан чалып, дога кылдырырмын, дигән ният белән кайткан Дамирны көч-хәл белән аякларын сөйрәп, тагын да бөкрәя төшкән Наилә апа капка төбенә чыгып каршы алды. Йөзендәге буразналары да тирәнәя төшкән. Дамир күзләре эчкә баткан әнисенең иңнәренә сарылды. Наилә апаның да күңеле тулды. Тамагына тыгылган төерне йоткач кына:

– Абыеңнар белән күрешергә насыйп булмагандыр инде, улым, төшке ашны ашап, әле генә озаттык. Печәнне чабып, өемнәргә салып киттеләр. Әхтәм генә бушамый, яңгырлар килгәнче алып кайтырга иде бит… – диде.

Дамир әнисенең күңелендә ниндидер сере ачылмый калуын абайлады. Әхтәм тагын эчә башлаган икән…

Кояш баеп килә. Авылның түбән очында Гафур бабайлар ягыннан трактор гөрелтесе ишетелә. Наилә апа һаман да капка төбендә Әхтәмне көтә. Каршы барырлык хәле юк. Кибеткә чәй-шикәргә төшүеннән соң да атналар буе аякларының сызлавы басылмый. Әхтәм ярымисерек килеш төн уртасында кайтып керде. Әле суынырга өлгермәгән самовардан чәй агызды.

– Пешкән ашны кайтып ашарга да вакытың юкмыни, улым? Дамир да кайтты. Печәнне дә алып кайтырга кирәк иде…

– Миңа нигә кирәге бар аның? Өйдә хатыным, елак балаларым ашарга сорап утырмыйлар…

Дамир яткан урыныннан кузгалмады. Сәрхуш абыйсының холкын ул яхшы белә. Тешен кысып булса да, әнисе хакына түзде. Югыйсә, абыйсының ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамас иде. Аның йокысы качты. Ул үткән тормыш юлларыннан кабат атлады. “Теге вакытта декабрь бураннары сәрхуш абыйны нигә алып китмәде икән дөньядан? Бер кайгырып елар идек тә, бетәр иде…”
Җәй яңгырсыз булды. Печән эшләре тәмамланды. Елгалар-күлләр дә саекты, хәтта бакалар да “сайраудан” туктадылар. Салкын көзләрдән соң тагын кыш җитте. Салкын җилле декабрь бураннары да Наилә апаның сәламәтлеген какшатты, үңәчендә яман шеш таптылар. Тамагыннан ризык үтмәде. Аның ябык йөзендәге сырлар, гомер буразналары тагын да күбәеп, тирәнәйделәр.

Караңгы тынлыкны бозып, төн уртасында Дамирга авылдан кайгылы хәбәр килде. Әнисе вафат. Ул бер урында нишләргә белми таптанып торды. Бүре тавышлары чыгарып буран улый. Нигә бу кадәр мәрхәмәтсез бу дөнья?..

Җомга намазына кадәр казылган кабер өстенә табигать тә үзенең ак түшәген җәйде. Дога укырга күтәрелгән учлар да ап-ак кар белән тулган. Авыр туфрагың җиңел булсын, Наилә апа…

Буш кырларда дулкын-дулкын кар буразналары. Аналарның йөзендә түгел, кыр-басуларда гына калсын иде ул буразналар.

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/gomer-buraznalary/

Бәйле