«Хатынымны төнлә урладым…»

Вәт булган бит заманнар, ә!

Бу вакыйга турында 61 яшьлек ир-егет «Одноклассники» социаль челтәренең «Истәлек» дигән төркемендә язып калдырган.

«Эх, замана… замана… Хәлләр көннән-көн үзгәреп тора. Күптән түгел улымның туен үткәрдек. Тамадасын чакырттык, 100дән артык кунак… Әлбәттә, ресторанда үтте. Ярар, яхшы гына яшәсеннәр.

Ә мин яшь чакта болар турында хыяллана да алмадык. Хатыным белән 30 ел бергә яшибез, ә өйләнгән көн һаман истә. Аның әти-әнисе миңа каршы иде. Шуңа күрә төнлә аны урларга туры килде. Икенче авылга яшәргә күчеп киттек. Бер атнадан соң, мәчеттә никах укыттык та күршеләр белән бәйрәм иттек. Бернинди тамада да кирәкмәде. Бәхетле тормыш кичердек.

Хәзер заман икенче шул… Ә оныкларыбыз ничек өйләнер икән?» — дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-21/hatynymny-t-nl-urladym-2737285

Бәйле