Чистай егете Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган

-- Лейла

Украинада махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Чистай егете Сергей Тимофеенко һәлак булды. Аңа 22 яшь булган…

— Улым минем! Син мәңгегә безнең йөрәктә. Син — герой! Әлегә кадәр ышанмыйм! Менә шалтыратырсың да, «Әтием, мин исән, тиздән өйгә кайтам» дип, әйтерсең кебек! Тыныч йокла, — дип яза «ВКонтакте» челтәрендә Сергейның әтисе Игорь Тимофеенко.

— Тыныч йокла, якын, иң кадерле кешем! Син безне яклап, геройларча һәлак булдың, — ди туганы Кристина Тимофеенко.

Бәйле