«Безнең гаиләдә артист һөнәре турында сөйләшү тыелган иде»

Флүрә Коләхмәтова-Талипова – көчле, сабыр һәм милләтпәрвәр хатын-кыз. Өстәвенә, тормыш авырлыклары алдында сынмаган һәм сыгылмаган ана да әле ул. Әмма үзенең җырларына күңелендәге борчуларын түгел, җәмгыятьтәге проблемаларны сала ул. Автор-башкаручының бүген нәрсәләр белән шөгыльләнүе, тормышы турында үзе белән сөйләштек.

«МАЛАЙ БУЛЫР ДИП КӨТКӘННӘР»

– Билгесезлек борчый әле мине. Көне дә авыр. Улым Украина чигендә, үзегез аңлыйсыздыр. Кәеф тә бик шәптән түгел. Нык торырга тырышсам да, төшенкелеккә биреләм. Сөйләшкәләп торабыз. Украинаның үзенә кертмәгәннәр, ләкин алдагысын белеп булмый. Белгәннәремне укыйм, Аллаһка тапшырган. Малай үз теләге белән китте. Пандемия башланган вакыт иде, нишләргә белми бәргәләнеп йөргән вакыты. Армиягә килешү белән китеп була икән дип, үзе белешеп, сөйләшеп кайткан бу. Йөрәгем жу итеп калды. «Вакытны бушка әрәм итмим, барып кайтам», – диде. Ир-ат үз-фикерле бит инде ул. Бер яктан сөенәм, ә үземнең йөрәк яна. Узган ел җәй аенда бер кайтып килде, быел кышкы якта да кайтырга тиеш иде, тик кайтармадылар. Күңел сизенде инде –командировкага җибәргәннәр. Әллә бер атна бардылар, кая барганнарын үзләре дә белмәде. Шаккаттык. Көн дә шуны уйлап уянам, йокларга ятканда тагын уйлап ятам. Исән-сау кайтыр дип ышанам.

– Улыгызны үз-фикерле дисез. Бәлки, ул сезгә охшагандыр? Сез дә шундый характерлы кеше бит.

– Бардыр, килешәм. Миннән туган бала бит – ерак китмәс. Илшат та, Илгиз дә – ике балам да характерлы. Алар әтисез үсте, ләкин ир-атларга хас үҗәтлек, үзсүзлелек хас аларга. «Үзегезнең сүзегез булырга тиеш», – дип үстердем. Тормыш мине күп сынады, ә сынауларны үтү кешене ныгыта икән. Ир кеше өчен мондый сынаулар кирәгрәктер дә. Улларым авыл малайлары кебек авыр хезмәттә эшләп үсмәде, мал карамадылар, авыр күтәрмәделәр. Моңа да карамастан, чын ир-егет булып җитештеләр. Кайбер сыйфатларны аларда тәрбияли алмаганмын дадыр, бәлки, үзем генә үстердем бит.

– Сез үзегез дә әтисез үскән кыз, ялгышмасам…

– Әйе, әтисез үстем. Әтием миңа бер яшь булганда үлгән. Мин туганда әти авырый башлаган булган. Бер айлык сабый баланы күтәреп, әти янына больницага йөргәннәр. Әнигә авыр булган, яшь бала бит. Елый-елый күтәреп йөргән инде. Әнинең әтигә: «Бу баланы ташлап кына китмибезме? Син дә авырыйсың, ничек карарбыз без аны», – дип әйткән вакытлары да булган. Мин – гаиләдә өченче бала. Ике апам бар.

– Сезнең сагынып искә ала торган балачак хатирәләре юктыр алайса?

– Балачагым бик матур булды, дип әйтә алмыйм, әмма сагынып искә алам. Балачагым эш белән үтте. Бөтен ир-ат эше әни җилкәсенә төште. Тормышны алып барырга, өч баланы аякка бастырырга кирәк иде бит. Мине күбрәк олы апам тәрбияләде. Юклык, җитешсезлек заманы иде. Яңа булмаган, кечкенә өйдә тордык. Әти яңасын салырга өлгермәде. Дөрес, беркайчан да ачлы-туклы яшәмәдек, әни бик тырышты: малын да асрады, күп итеп яшелчә үстерде, бал кортларына кадәр тотты. Беркайчан да итсез булмадык, өстәлдә гел бал һәм май булды. Әтиле балачак булмады, шуңа күрә авыл тормышының авырлыгын татып үстем. Мине малай булыр дип көткәннәр. Ике кызлары бар, инде малай кирәк бит. Кыз булып, бөтен кәефләрен кырганмын. Ләкин характерым – малайларныкы. Әни яратып «сынок» дип дәшә иде. Шул сүзне ишетүгә сызгырып җибәрә идем. Ник малай булмаганмын икән, дип уйлаган вакытларым да булды. Малай дип көтелгән бала берничек тә кыз була алмый, характерында булса да егетләргә хас сыйфатлар була икән. Уйнаганда курчагым булмады, аны сорамадым да. Машина белән уйный идем. Бәләкәй чактан ук машина йөртәсе килде. Малайлар эшләргә тиешле бөтен эшне башкара идем. Хәер, ике апам миңа ашарга пешерергә ирек бирмиләр дә иде. Кер юу, өй җыештыру – барысын да үзләре эшләде. Ә мин исә печән чаптым, утын ярдым, шуңа күрә ул вакытларны сагынып та куям. Ә менә хатын-кыз эшләрен бик өнәп бетермим, әмма башкарырга туры килә.

«ЯЛГЫЗ КЕШЕГӘ ЮЛЛАР ЯБЫК»

– Флүрә ханым, сез белемегез буенча укытучы. Бу һөнәр буенча берәр көн эшләдегезме?

– Минем укытучы булуым әнигә кирәк иде, әни өчен генә укыдым. Шофер булырга хыялландым, анысы тормышка ашмады. Сәхнәгә менү турында хыяллана идем, әмма бу теләк турында кычкырып әйтергә ярамады. Безнең гаиләдә артист һөнәре турында сөйләшү тыелган иде. Микрофон тотып җырлап йөрүчеләрне әни аңламады, минем бу юлга басканны кичермәде дә. Ул мине балта, сәнәк тотып эшли торган колхозчы итеп күрде. Ләкин аның ул теләген тормышка ашырмадым, укытучы булырмын, дидем. Филология бүлегенә укырга кердем. Анда да һәрчак: «Өтер, нокта тикшереп гомерем үтәрме икән? Мин бит дөрес юлда түгел», – дип уйлап йөрдем. Бу уйларымны баштан чыгарып ату өчен ансамбльгә йөри башладым. Балачакта һәркемнең дә артист буласы киләдер ул. Матур киенеп йөриләр, аларга карап сокланалар бит. Ә мин кемнән ким? Әз-мәз җырларга, баян тартырга өйрәндем. Әнидән гармун сорап караган идем – нәтиҗәсе булмады. Бу турыда авыз ачарга ярамады. Ә әтием баянчы булган минем. Үзсүзле булуым барыбер хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте. Бер егет миңа гармун табып бирде. Бер көн өйрәтте дә, үзем өйрәнеп киттем. Институтны укып бетергәндә бераз гына җырлый һәм гармунда уйный белә идем. Шулай институтны тәмамладым да, кияүгә чыктым. Завуч булып туган авылымда бер ел эшләп алдым. Миңа ул чакта 23 яшь иде. Балалар белән тәрбияви эшләр алып бардым, оештыру эшләре белән шөгыльләндем. Галуш һәм халат киеп, авыл тормышы белән генә чикләнеп каласым килмәде, ниндидер идеяләр белән яна башладым, үземдә зуррак мөмкинлекләр күрдем. Сәнгатькә омтылыш сиздем, үземне камилләштерүне кирәк дип таптым. Шуңа күрә гаилә белән Чаллыга күчендек. Бу – милли хәрәкәт калыккан вакыт. Ирем дә милләт һәм тарих дип янган кеше иде. Бергәләп «Азатлык» радиосын (ЯТ АГЕНТ реестрына кертелгән) тыңлый, кызыксына идек. Минем әби-бабайларым Татарстаннан булган – Саба районы Көек авылында яшәгәннәр. Кулаклаштыру чорында Башкортстанга китәргә мәҗбүр булганнар. Башкортстанда яшәгәндә әни туган. Әби-бабайлар: «Без Казан татарлары», – дип әйтә иде. Татарстанга тартылган алар да. Әнинең дә гел әйтә торган бер сүзен хәтерлим. Урамда озак йөрсәк: «Әнәк этендә йөреп кайттыгызмы?» – ди иде. Әнәк – Татарстанның беренче президенты М.Шәймиевнең туган авылы бит ул. Монысы да – әби-бабайлардан калган сүз.

– Көчле хатын-кыз булу авырмы? Җәмгыятьтә хатын-кызлар бер тисәң дә елый торган зат буларак кабул ителә бит.

– Мин карап торганда нечкә күңелле булып күренәм. Сөйли башласам – бөтенесе ярылып ята. Кешене үз урынына тиз утыртам. Ирдән аерылдым. Кеше кияүгә чыга, өйләнә… Күп вакытта бер-береңне аңлап бетермичә эшләнә бу адым. Аның нәрсә теләгәнен аңламыйсың, шуңа да фикер каршылыгы туа. Менә шушы әйбер кешене аерылырга мәҗбүр итә. Ялгыз кешегә тормышта яшәү бик авыр. Аңа бөтен юллар ябык. Ялгыз икәнсең, син кеше түгел, диләр. Ә мин шулай дигәннәргә үч итеп яшим. «Булдырмас, дисезме? Мин сезгә күрсәтәм әле!», – дим. Кеше синең уңышыңа карап көнләшә бит ул. Мин шундый көнчеләргә, минем юлга киртә куйганнарга зур рәхмәт әйтәм. Алар мине үз теләгемә ирештерде, шуңа этәргеч булды. Мин – көрәшче, ә көрәшәсең икән, иммунитет барлыкка килә. Шуңа күрә бернидән курыкмыйм, әмма Аллаһтан һәм эзсез югалудан куркам.

«ЯШЬЛӘРДӘ ӨМЕТ БАР ӘЛЕ»

– Беренче концертыгызны кайчан куйдыгыз?

– 2002нче елда Чаллының «Энергетиклар» мәдәният сараенда куйдым. Курыктым, бер-бер артлы әллә ничә җыр җырладым, халыкны ялыктырып бетердем. Бу турыда берәү дә әйтмәде (көлә). Ләкин бу концерт минем алдагы юнәлешемне билгеләде.

– Ә хәзер концертлар белән еш йөрисезме?

– 2002нче елдан соң концертларны гел куеп килдем. Балалар бәләкәй булса да, тырыштым. Бик авыр булды. Закир Шаһбан белән дә эшләп алдым. Татарстан районнарына күп йөрдек, чит өлкәләргә дә чыктым, Себергә дә бардым, Казахстан, Кыргызстанда да концертлар бирдек. Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренә генә бара алмадым. Быел концерт куяргамы икән дип озак уйладым. Бер карасаң, 20 еллык хезмәтем бар, җырларымны 50-60 артист башкара, 200дән артык җырым чыккан. Соңрак: «Ник әле мин моны күрсәтмәскә тиеш?», – дигән фикергә килдем.

– Быел кайсы шәһәрләргә барырга исәплисез?

– 8нче апрель Казан, 9ы – Мамадыш, 10сы – Чаллы, 11е –Лениногорск, 12се – Алабуга, 13е – Минзәләдә куячакбыз. Барысын да йөреп чыга алабызмы, белмим. Бүген халык авырдан күтәрелә. Күпләп йөрсен өчен, тамашачының психологиясен аңларга кирәк. Минем җырлар һәркемнең дә күңеленә үтеп керә торган түгел, үз сүзем бар. Татар эстрадасында җырчылар күп, ләкин аларның һәрберсе кирәк, һәр җырчының үз урыны бар. Минем җырларым фәлсәфи икән һәм алар берәүгә дә кирәкми икән, моның өчен халыкны гаепләргә кирәкми. Бөтен кеше дә синең дәрәҗәңдә уйлый алмый. Халыкны барыбер дә уйландыра торган җырларга күндерергә кирәк. Мин зарланмыйм, халык саны артыннан кумыйм да. Төп максатым – халыкны тәрбияләү. Җырларымда милләт проблемаларын күтәрергә, җитешсезлекләрне күрсәтергә тырышам. Халык моңа ияләнмәгән. Хәзер авыр заманда яшибез, халыкка җиңеллек кирәк. Ул концертка ял итәргә килә, уйларга түгел. Ә минекеләр уйландыра. Берзаман мондый чор киләчәк, тик әлегә вакыты шундый.

– Залны тутырып киләбез, әйдә мәхәббәт турында җырлагыз, дисәләр дә, юлыгыздан тайпылмас идегезме?

– Акча дип кенә яши торган кеше түгел мин. Без халыкны үз артыбыздан ияртергә тиеш. Халык тормышның матди ягын карый һәм алар өчен бу мөһим. Күпләр идея өчен яши, мин дә шул исемлектә. Шуңа күрә үз теләгемне, максатымны акчага сатмыйм. Мин: «Күбәләк гөлләргә кунса», – дип җырлый алмыйм, миңа: «Татарлар берләшегез!» кирәк.

– Сезнең кебек тел, милләт, сәясәт темасына җырлаучылар бармы?

– Үз юнәлешемдә эшләгән кешене күргәнем юк. Бердәнбер җырчы – Зөлфәт Хәким. Бәлки, киләчәктә яшь җырчыларыбыз әзрәк үзебезнең милләтебезнең, телебезнең бүгенге халәтен исәпкә алып иҗат итәрләр. Мондый темаларга алынудан курыкмаган яшьләребез күп булыр дигән өметтә каласым килә. Безнең милләт язмышы – алар кулында.

– Ә яшь җырчыларны карап барасызмы?

– Бүгенге эстрадада милләт һәм тел язмышын күз уңында тотып иҗат иткән җырчыларыбызның берсе – Фирдүс Тямаев. Аның соңгы вакытларда иҗат иткән «Татарлар» җырын игътибарсыз калдырмадым. Ул күпләрнең күңеленә керде. Шундый дәрәҗәгә җитеп, татар турында җырлавы бик зур хөрмәткә лаек.

– Милләтпәрвәр кеше буларак, соңгы соравым: безнең милләтнең киләчәге бармы?

– Күпьеллык тарихы булган татар милләте бетмәс дип уйлыйм. Ул ниндидер бер шартларда күтәрелер кебек тоела миңа. Безнең милләттә горурлык хисе уянып, үзенең дәүләтен торгызу өстендә эшләячәк дип ышанам. Моны күрергә язсын. Бәйсез дәүләт булып чәчәк аткан чакларны күрергә язсын. Һәр милләт үзенең бәйсезлеге өчен көрәшергә тиеш.

Чыганак: https://beznen.ru/archive/aulak-oy/190322/beznen-gaild-artist-honre-turynda-soylshu-tyelgan-ide

Бәйле