Һәр тиен исәптә чак: кризис чорында акчаны ничек янга калдырырга?

Итәк-җиңнәрне җыяр чак. Бүген Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге айлык чыгымнарын киметеп, булган акчасын «кара көн»гә калдыру ягын карый. Мондый мөмкинлеге булмаучылар исә, киләчәктә кесә ягы такырая калса, ни эшләрмен, дип баш вата. Шул рәвешле килеп туган вазгыять акча санарга да өйрәтә.

Финанс тикшеренүләр агентлыгы тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ил халкының яртысыннан артыгы якын киләчәктә бик зур матди кыенлыклар кичерергә туры килмәгәе дип куркып яши. Шул сәбәпле күпләр, айлык чыгымнарын киметеп, өстәмә керем чыганаклары эзли башлаган. Араларында күп кенә гадәтләреннән баш тартучылар да бар. Тикшеренүдә катнашучыларның 25 проценты, ул-бу була калса, «кара көн»гә дип җыйган акчасын тотачагын әйткән. Ярдәм сорап якыннарына мөрәҗәгать итәргә җыенучылар, булган милкен сату турында уйланучылар да бар.

Акча җиткерү белән бәйле мондый шик-шөбһә, куркулар бездә даими рәвештә булып тора үзе. Ике елга сузылган пандемия чорында да күпләр әнә шундый халәттә яшәде. Шулай да соңгы тапкыр 2014 елда күзәтелгән икътисади кризис вакытында халык акчасы, матди хәле өчен бу дәрәҗәдә үк борчылмады, дип ышандыра финанс тикшеренүләр агентлыгы белгечләре. Һәрхәлдә, шул чорда уздырылган тикшеренү вакытында бу уңайдан борчылучылар саны 40 процентка азрак булган.

Финанс белгече Ләйсән Халикова моңарчы финанс белемен арттыру турында уйлап та карамаган кешеләргә бу хатаны төзәтү өчен менә дигән чор җитте дип саный. «Әгәр сез моңарчы финанслар белән бик дус булмагансыз икән, хәзер бу мәсьәләне кулга алырга вакыт. Беренчедән, сезгә керем-чыгымнарны төгәл барларга кирәк. Шул вакытта гына күпме акчаның янда калуын төгәл күрә аласыз. Алга таба ни эшләргә икәнен дә шуннан чыгып кына ачыкларга мөмкин», – ди ул.

Белгеч сүзләренә караганда, бүгенге белән генә яшәмичә, киләчәк турында да уйланган һәркемдә финанс мендәре булу зарур. Фәлән әйбер сатып алырга дип җыелган акча түгел бу, кеше эшен югалткан, сәламәтлеге какшаган очракта кулланыла торган акча. Гаиләле кешеләр өчен аның күләме ким дигәндә алты айлык чыгым зурлыгында булырга тиеш. Әйтик, кеше аена уртача 20 мең сум керем алып яши икән, шуны алтыга тапкырларга кирәк булып чыга. Димәк, өйдә сезнең әнә шулкадәр суммада артык акча булырга тиеш. «Элегрәк без бу акчаның бер өлешен банкта сакларга киңәш итә идек. Әмма хәзерге вазгыятьтә аны өйдә саклавың хәерлерәк. Финанс мендәренең бер өлешен валютада да сакларга мөмкин», – ди Ләйсән Халикова.

Кризис шартларында акчаны янга калдыру өчен гади генә берничә киңәшне истә тотарга кирәк, ди белгеч.

– Кеше булган акчасын теләсә нәрсәгә тотмаса иде. Ник дигәндә, кибетләрдәге хәзерге ажиотажны үзебез үк тудырабыз. Сорау арткан саен, бәяләр дә үсә. Кешенең теге яки бу әйберне теләсә кайсы бәягә алырга әзер икәнен күреп торган сатучы бәяне арттырачак кына, билгеле. Импорт товарлар киштәдән югалган очракта да, аларны үзебездә җитештерелгәннәре алмаштырачак. Шуңа күрә, шаукымга алданып, болай да санаулы гына булган акчаны әрәм-шәрәм итәргә кирәкми.

– Өстәмә керем чыганагы табу да зыян итмәс.

– Азык-төлек артыннан кибеткә барыр алдыннан башта махсус кушымта аша сезгә кирәкле әйбернең төрле кибетләрдәге бәяләрен чагыштырып карый аласыз. Бу да шактый акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә.

– Йортыгызда иске кием-салым, тотылмаган савыт-саба, кирәкмәгән башка кирәк-яраклар булса, аларны махсус сайтлар аша сатарга да мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/77389/

Бәйле