“Наркоздан чыгып киләм…”

Гөлназ Асаевага ни булган?

Гөлназ 14 яшьтән безнең күз алдында. Нәкъ шул яшьтә ул әнисе Лилия Биктимерова һәм, үзе әйткәнчә, “икенче әтисе” Фәдис Ганиев концертларында чыгыш ясый башлады. Күп тә үтми Уфада да, Казанда да сольный концертлар бирде. Анда аның әтисе, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев катнашты. Шул еллардан бирле ул сәхнәдә дә, Интернет челтәрендә дә үзенең тормышы белән таныштырып бара.

Ә кичә безне хафага салды Гөлназ.

«Наркоздан чыгып киләм. Операция әйбәт узды. Табибларга рәхмәт», — дип язган Гөлназ виртуаль дусларына һәм дәваханәдән фотосын да куйган. Анда хәле шәптән түгел икәне күренә. Операциядән соң шулай булмый мөмкин дә түгел.

Әлегә җырчы белән ни булганы билгесез. Моны ул үзе тиздән хәбәр итәр, мөгаен. Ә без аңа тизрәк аякка басып, тамашачысын яңа җырлары белән сөендерүен телибез.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-23/narkozdan-chygyp-kil-m-2739413

Бәйле