Илдар Хәкимов турында берничә кызыклы факт

«Кечкенә чагында Илдар әти-әниләре белән Кавказ якларында яшәгән һәм теле урысча ачылган.

Гаиләдә өч малай үскәннәр. Илдар — иң өлкәне.

Алты яшеннән бирле җырлый.

Яраткан ризыгы — кыстыбый.

Тәүге автомобиле — «Москвич».

Чаңгы буенча икенче зурлар разрядын 9нчы сыйныфта укыганда ук ала. Биш чакрым араны унике минутта узган булган.

Тәүге эш урыны — Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры.

Гүзәлгә биргән беренче бүләге — бала рәсеме төшкән открытка.

Гүзәлгә «бәбәем» дип эндәшә. Гүзәл аңа «җаным» ди.

Гүзәлнең барлык клипларының авторы, төшерүчесе һәм продюсеры».

Ни генә димә, Илдар бар яктан да килгән инде. Күз генә тимәсен. Гүзәлгә повезло. Сез килешәсезме?

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-23/g-z-l-urazova-turynda-gyna-yazasyz-2739316

Бәйле