Фирдүс Тямаевның блогерларны тәнкыйтьләп язуына блогер Кызык Мызык үз җавабын әйтте

-- Лейла

Шушы көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Инстаграм яшьләрне бөтен чикләрне бозып, әллә ниләр кыланырга этәрде» дип, үз фикерен белдерде. Җырчының болай дип әйтүенә Инстаграмда «Кызык Мызык» дигән исем астында үз блогын алып баручы блогер Илназ Габидуллин моңа җавап әйтте.

— Бөтенесе блогерга әверелеп, ыштан салып күрсәтеп, кабергә төшеп ятып, кыш көне суга сикереп, машинасын шартлатып, әллә ниләр кыланып беттеләр. Шырдый-бырдыйлар белән Инстаграм, ТикТок, Ютуб дөньяга күчеп, эшләми генә акча эшләп яттылар. Андый блогерларның ябылуы әйбәт тә булды әле, — дип сөйли Фирдүс Тямаев.

— Эстрадабызның популяр җырчысы, автор-башкаручы Фирдүс абый Тямаевка хөрмәтем зур. Кайбер җырларын да бик яратам. Тик безгә, блогерларга карата әйткән бу сүзләре бер дә ошамады миңа.

Без бөтенебез дә бер тәлинкәдән ашамыйбыз. «Бер блогер машина шартлатты, кайсыдыр блогер кыш көне суга сикерде, кәбергә төшеп яттылар — ШУЛ КИРӘК УЛ БЛОГЕРЛАРГА!» — дигән сүзләр белән безнең бөтенебезне бер рәткә кую дөрес түгел дип саныйм мин! Килешәсезме минем белән?

Әле Фирдүс абый, блогер, Искәндәр Гайсин белән бик тыгыз хезмәттәшлек итә, машиналар уйнаталар, акча эшлиләр, үзе әйтмешли «эшләмичә генә акча эшлиләр» булып чыга! Искәндәр генә беләдер ул бәйгеләргә спонсорлар табу өчен күпме хезмәт кирәк икәнен.

Без блогерлар барыбыз да төрле, һәркемнең үз аудиториясе бар. Концертларыгыз бетерелгәндә «шул кирәк җырчыларга» дип әйткән блогер булдымы икән соң? Мин юктыр дип уйлыйм.

Үзегезнең дә ялгышларыгызны, хайпларыгызны онытмасагыз иде, Хөрмәтле Фирдүс абый. Берничә ел элек булган хәлләрне язып тормыйм инде, барыбызда ишеттек, күрдек.

«Эшләмичә генә акча эшләп яттылар» дип әйтелгән урынга аерым туктап үтәсем килә. Үзе блогер булган кеше генә аңлый аудитория җыю өчен күпме хезмәт кирәк икәнен, рекламаларга күпме акчалар түгелгәнен. Без җырчылар кебек бер шәһәрдән бер шәһәргә елына 300 концерт куеп аудитория җыя алмыйбыз. Башка төрле алымнар кулланырга туры килә. Һәркемнең эшендә үз авырлыклары, уңай яклары, начар яклары бар.

Бу язмам белән мин ничек тә булса Фирдүс абый белән бил алышырга, сүз көрәштерергә җыенмыйм. Минем билем артык юка булыр аныкы янында. Аның бу сүзләре белән килешмәвемне генә белдертәсем килә! Болай да авыр вакытта уйламыйча теләсә нәрсә әйтеп йөрмәсәк иде, — ди блогер Илназ Габидуллин.

Бәйле