Украинада барган хәрби операция, Русиягә каршы санкцияләр сәбәпле, туристлар чит илдә «тоткынлыкта» калган

-- Лейла

Авиаширкәтләр эшләми, очкычлар очмый, акча карталары эштән туктатылган — Русиягә кайту мөмкинлеге юк диярлек. Мексикада тоткарланган Элмира ханымның чит илдә, хәтта, баласы туарга өлгергән.

– Акчалар бетте диярлек. Карталар эшләми. 31 е китәсе идек, димәк, без 30ы урамда калабыз дигән сүз. «Аэрофлот» безгә бары тик акчаларны гына кире кайтара алабыз, диде.
Без билетларны, бер кешегә 40 меңнән алган идек. Хәзер ул акчаларга яңа билетлар ала алмыйбыз, чөнки бәяләр артты. Акчаны кире кайтарсак, без моннан китә алмаячакбыз, дип сөйли Элмира ханым.

Мексикада калганнарның күбесенә бүген кунарга урын юк. Шундыйлар өчен махсус приют бар икән.

– Әлегә балага документлар әзер түгел. Әзер булгач, приютка барачакбыз. Туганнардан акча сорый калсаң, бик күп кирәк булачак, ди яшь бала әнисе.

Чит ил эшләре министрлыгы хәбәр итүенчә, Мексикада якынча 600 Русияле кайта алмыйча ята, күбесенең кулларында «Аэрофлот» билетлары.

Авиаширкәт оператив рәвештә очып китүләр турында хәбәр итеп тора икән, ләкин Русия вәкиллегендә әлегә кайту рейслары турында мәгълүмат юк.

Үткән якшәмбе Мисырда калган туристларны алып кайтырга тиеш булган «Azur Air” рейсларын туктаткан, ә яңа рейслар әлегә каралмаган.

Кечкенә бала, ашыгыч операция кичерү аркасында, үз рейсына эләгә алмыйча, әнисе белән Мисырда кала. Әлеге гаиләнең бер өлешен «Аэрофлот» белән кайтарып җибәрергә өлгерәләр. Ә менә авыру бала, хәле начар булу сәбәпле, әлеге «запас» рейстан төшеп кала. «Аэрофлот» башка андый рейслар булмаячак дип белдерә.

Туристларга ярдәм итү берләшмәсе директоры хәлләрнең авыр икәнен әйтә.

– Кайта алмый калганнарга ярдәм итеп булмас, мөгаен. Әйтсәм, каты әйтәм, ләкин бу ачы дөреслек: туристлар үз-үзләренә ярдәм итә алсалар гына. Ким дигәндә, дәүләткә үзләре хакында белгертергә кирәк. Нәтиҗәсе булырмы: әйтә алмыйм. Региональ җитәкчелек, иҗтимагый фондлар, җәмгыть берләшмәләре аша эш итәргә кирәк дип, белдерде Александр Сауленко.

Бәйле