- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Аның җитди авырулары билгеле булды.
Яраткан җырчыбыз Гөлназ Асаева җитди операция кичерде, дип язган идек. Бу хакта ул үзе Телеграмм-каналда уртаклашты.
– Клиникага китеп барам, нигәдер, каты борчылам. Шулай да җитди нәрсә барлыгын тоям. Бәлки, алай да булмас, тик шулай да… интуиция мине беркайчан да алдамый, – ди ул.
Гөлназда шеш табылган. Операция алдыннан җырчы бик борчылса да, бәхеткә, барысы да уңышлы узган.
– Барысы да әйбәт узды, наркоздан айнып киләм. Ә мин үлермен дип бик курыккан идем, – дип уртаклаша җырчы.
Узган тикшеренүләрдән соң анда анемия һәм йөрәк авыруы ачыкланган.
Менә хәзер туктап, сәламәтлегең һәм нәни кызчыгың белән генә шөгыльләнер чак җиткәндер, сандугач!
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-24/g-lnazga-s-lam-tlek-telibez-2740862