Эшләп-эшләп тә баеп булмыймы? Түбәндәге киңәшләргә күз салыгыз әле, файдасы тими калмас.
- Хезмәт хакын алуга, иң беренче итеп, билгеле бер сумманы аерып куегыз һәм аның барлыгын “онытыгыз”. Аннан соң түләүләрне түләгез.
- Начар кәефле чагыгызда кибетләрдән ерак йөрегез. Андый вакытта уйланылмаган сатып алулар булуын көт тә тор.
- Ташламалар да файдага түгел, күбрәк зыянга була. Бәясенә генә карап алынган киемнәр, гадәттә, киелми. Әгәр арзан әйбергә кызыксагыз, үзегезгә сорау бирегез: “Мин моны тулы бәясенә алыр идемме?” Җавап тискәре икән, икеләнмичә кибеттә калдырыгыз.
- Ипотека, кредитларыгыз булса, шуларны вакытыннан алда ябу ягын карагыз. Банкка бурычлар була торып, акча җыярга маташу – тишек кисмәккә су ташу белән бер. Кредитларның процентлары кертемнәрнекеннән зуррак икәнлеген үзегез дә яхшы беләсездер.
- Аласы килгән әйбернең бәясен эш вакытына күчереп карагыз. Мәсәлән, ике көнлек хезмәт хакы урынына сез бик кызыккан күзлекне алырга риза булыр идегезме?
- Акчаны гел эреләтеп торыгыз. Купюра ваграк булган саен, аның белән саубуллашу җиңелрәк.
- Әйберне дуслар, туганнардан алып торырга мөмкин икән, горурлыкны читкә куеп тору яхшы.
- Акчаны нәрсәгә җыюыгызны һәм кайчан алырга теләвегезне төгәл белегез. Максатсыз бу эш бик акрын барачак.
- Гадәттә, ирләр кирәкле товарны гына алучан. Әгәр сезнең гаиләдә дә шулай икән, күпчелек очракта азык-төлекне ир алса отышлырак.
Фото: horoscopes.rambler.ru