1 миллион сумны шулай җыйдым!

-- ГолияУфа

Эшләп-эшләп тә баеп булмыймы? Түбәндәге киңәшләргә күз салыгыз әле, файдасы тими калмас.

  1. Хезмәт хакын алуга, иң беренче итеп, билгеле бер сумманы аерып куегыз һәм аның барлыгын “онытыгыз”. Аннан соң түләүләрне түләгез.
  2. Начар кәефле чагыгызда кибетләрдән ерак йөрегез. Андый вакытта уйланылмаган сатып алулар булуын көт тә тор.
  3. Ташламалар да файдага түгел, күбрәк зыянга була. Бәясенә генә карап алынган киемнәр, гадәттә, киелми. Әгәр арзан әйбергә кызыксагыз, үзегезгә сорау бирегез: “Мин моны тулы бәясенә алыр идемме?” Җавап тискәре икән, икеләнмичә кибеттә калдырыгыз.
  4. Ипотека, кредитларыгыз булса, шуларны вакытыннан алда ябу ягын карагыз. Банкка бурычлар була торып, акча җыярга маташу – тишек кисмәккә су ташу белән бер. Кредитларның процентлары кертемнәрнекеннән зуррак икәнлеген үзегез дә яхшы беләсездер.
  5. Аласы килгән әйбернең бәясен эш вакытына күчереп карагыз. Мәсәлән, ике көнлек хезмәт хакы урынына сез бик кызыккан күзлекне алырга риза булыр идегезме?
  6. Акчаны гел эреләтеп торыгыз. Купюра ваграк булган саен, аның белән саубуллашу җиңелрәк.
  7. Әйберне дуслар, туганнардан алып торырга мөмкин икән, горурлыкны читкә куеп тору яхшы.
  8. Акчаны нәрсәгә җыюыгызны һәм кайчан алырга теләвегезне төгәл белегез. Максатсыз бу эш бик акрын барачак.
  9. Гадәттә, ирләр кирәкле товарны гына алучан. Әгәр сезнең гаиләдә дә шулай икән, күпчелек очракта азык-төлекне ир алса отышлырак.
Фото: horoscopes.rambler.ru

Бәйле