Салаватның элекке гармунчысы Шәфәгать Салихов кызы: «Әтием белән озак кына сөйләшеп утырабыз»

-- Лейла

2018 елның 27 октябрь кичендә Чаллы юлында танылган баянчы Шәфәгать Салихов юл казасында һәлак була. Легендар гармунчының төпчек кызы Миләүшә, улы Рубин, олы улы Рәзил, олы кызы Айгөл әтисез, хатыны Лариса ирсез кала. Без исә Шәфәгать абыйның кызы Миләүшә белән сөйләшеп, әтисенең дә рухы шат булыр дип, матур гына әңгәмә кордык.

27 октябрь көненә янәдән әйләнеп кайтык. “Калина” машинасы белән Шәфәгать әфәнде Казанга “Катык” ресторанына Балык Бистәсе районының “Агрохимсервис” җәмгыяте директоры Айрат Тәлгать улы Сафинны 50 яшьлек юбилее белән котлап, баяны белән чыгыш ясарга килә. Монда бик күп кенә танылган артистлар белән була, матур гына бәйрәм итәләр.

Әлеге чарадан Шәфәгать Салихов кире Чаллыга ашыга, анда да аның чыгышы була. Казан-Чаллы юлының күпчелек өлешен үтеп, Мамадыш районын чыкканда казага очрап һәлак була. Легендар баянчыны Азнакай районы Татшуган авылы зиратына җирлиләр.

– Әтием искиткеч якты, яхшы, игелекле, яратучан һәм үтә дә җаваплы кеше иде. Ул бөтен кешегә ярдәмгә килергә әзер тора иде. Минем әтием – иң яхшысы ул. Миңа беркайчан да кычкырмас, авыр сүз әйтмәс. Минем бит телем дә “әни” дип түгел, “әти” дип ачылган. Аннары әтием мине яратып “мәтрүшкә” дип йөртә иде. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була торган иде. Ул ипле генә тыңлар, аннары үзенең төпле киңәшен бирер иде. Әни мине ачулана ала иде, ә әтием – юк! Шундый ягымлы иде бит ул… – дип сөйләп китте Шәфәгать абыйның кызы Миләүшә.

“Әти янымда булганда мин бер нәрсәдән дә курыкмый идем! Аның мине яратып, “койрыгым” (“хвостик”) дип әйтүләрен мәңге дә онытасым юк. Ни өчен шулай дип сорарсыз? Гел аның янында идем бит мин. Әтием кайда гына барса да, мине үзе белән йөртә иде…

Әтием кабере янына еш кайтып йөрергә тырышабыз. Аның янында әле дә җылы һәм рәхәт. Каберен җыештырабыз, матур чәчәкләр утыртабыз, аның белән озак кына сөйләшеп утырабыз, киңәшләр сорыйбыз. Һәм беләсезме: барысын да сөйлисең, уртаклашасың, аннары җанга шундый рәхәт булып китә! Моны сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел!”

– Миләүшә, Инстаграмга еш кына әтиең белән төшкән фотолар куясың һәм анда шигырьләр язылган була. Үзең иҗат иткән шигырьләрме ул?

– Юк шул, үземнеке түгел. Мин аны интернет челтәрләреннән табам яисә аларны миңа җибәрәләр. Шул шигырьләр аша юаныч, ниндидер тынычлык алам мин.

– Кайда укуың турында да сөйләп китсәң.

– Хәзерге вакытта мин Чаллы шәһәренең педагогик көллиятендә музыка факультетында белем алам. Булачак һөнәрем – музыка укытучысы. Мин 3нче курста. Аллага шөкер, гел “5”ле билгеләренә генә укыйм. Укуда бер дә сынатмыйм. Максатым – уку йортын кызыл дипломга тәмамлау. Әтием исән вакытта мин медицина өлкәсенә өстенлек бирә идем, әмма иң соңгы моментта музыкага тартылдым, документларымны да шунда тапшырдым. Алдагы тормышымны сәхнә, мәдәният өлкәсе белән бәйлисем килә. Концертлар оештыручысы булып эшләрмен дип уйлыйм. Әмма хәзерге вакытта мин бары тик уку турында гына уйлыйм. Алга таба күз күрер әле. Көллияттә  уздырылган барлык мәдәни чараларда актив катнашам, безнең үзебезнең ансамбль дә бар. Көллияттә уздырылган бер бәйрәм, бер чара да безнең катнаштан башка узмый.

– Буш вакытларыңны ничек уздырасың?

– Буш вакытларымда концертларга йөрергә яратам. Андагы атмосферага шаккатмалы бит! Шуннан үземә илһам чыганагы алам, дисәм дә була. Әле бит кондитерлык белән дә шөгыльләнәм. Төрле тәмле тортлар, пирожныйлар, тәм-томнар пешерергә яратам.

– Шәфәгать абыйның тормыш иптәше, әниегез Лариса ханым ничек?

– Әнием, Аллага шөкер генә. Ул без – балалары өчен бар нәрсә дә булсын дип тырыша. Абыема февральдә 22 яшь тулды менә. Ул – безнең терәк, безнең таяныч. Укуын тәмамлады инде, хәзер эшләп йөри. Гаиләбез өчен тырыша, безгә һәрдаим ярдәм итеп тора.

– Әтиегез сагындырамы?

– Аңлатырлык түгел! Бик сагындыра! Әтиемне уйламаган бер көнем дә юк. Әтиемнең сурәте, аның һәрбер әйткән сүзе колагымда яңгырап тора. Әни белән берәр эшкә тотынабыз да, әти ничек уйлар икән, нәрсә дип әйтер икән дип уйлыйбыз. Кызганыч, әтием төшләремә бик сирәк керә шул. Атна саен җомга көнне мәчеткә йөрергә тырышам, әтием рухына догалар укыйм.

Аннары әтием турында бик күп кенә Татарстан һәм Башкортстан артистлары белән сөйләшеп, әтиемне искә алып торабыз. Аларның барысы белән дә әтием аркылы таныш мин. Бөтен артистлар да әтием турында бары тик яхшы фикердә. Аллага шөкер дим, әтиемнең якты истәлеге исән, аны таныйлар һәм беләләр.

Татар-тудей. 

Бәйле