Берьюлы биш кыз агуланган

-- ГолияУфа

Балалар бу препаратларны ни өчен кулланган?..

Башкортстанның Стәрлетам шәһәрендә балалар дәваханәсенә мәктәптән ашыгыч рәвештә биш кыз китерелә. Алар барысы да – сигезенче сыйныф укучылары.

Билгеле булуынча, кызларның берсе мәктәпкә өлкәннәр өчен тәгаенләнгән дару алып килә. Әлеге препарат мускулларның тонусын күтәрү, шулай ук склероз һәм паралич булганда кулланыла.

“Үсмерләрнең һәркайсы биштән тугызга кадәр дару төймәләрен каба. Кызлар шунда ук үзләрен начар хис итә башлый. Кызларны дәваханәгә озаталар. Бүген алар – Уфаның Республика балалар клиник дәваханәсенең реанимация бүлегендә. Хәлләре тотрыклы, әмма авыр булып кала”, – ди дәваханә табиблары.

Кызларның сәламәтлеге өчен көрәш барганда хокук саклаучылар әлеге даруның ничек кызлар кулына килеп эләгүен тикшерә. Юкса, бу препарат табиб рецепты буенча гына бирелә бит…

Фото:  severpost.ru

Бәйле