Үги әти кызы булма икән…

-- ГолияУфа

«Әниемне һаман кичерә алмыйм…»

Безнең халык үзен һәрвакыт акыллы, тәрбияле итеп күрсәтергә өйрәнгән. Социаль челтәрләр килеп чыккач, анда язылган хатларны укып, шаккатасың. Карап торуга менә дигән татар гаиләләре, тирә-якта абруйлы кешеләр, ә тормышларында коточкыч хәлләр булган. Шундый бер хат 38 яшьлек Айгөлдән килде.

«Мин район үзгендә туып-үстем. Әтием эчәргә яраткан, шунлыктан 3 яшьлек чагымда әнием мине алып аннан киткән. Мин һәрвакыт әтинең «алкаш», «юньсез», «кайчан да булса урамда катып үләчәген» ишетеп үстем. Әнием зур начальник булмаса да, бик абруйлы кеше иде. Шуңа аңа иреннән аерылгач, шушы «статус»ны саклап калу барыннан да өстен булды.

Балалар бакчасында ук мин барлык чараларда катнашырга, башкалардан яхшырак җырларга яисә биергә тиеш идем. Мәктәпкә укырга кергәч тә бары «бишле» билгеләренә генә укырга, барлык концертларда катнашырга, ярышларда беренче урыннар гына алырга тиеш идем. Әни һәрвакыт кеше сүзеннән куркып яшәде. «Ирсез бала үстерә» алганын шулай күрсәтергә тырышты ул. Ул мине еш кына кыйный иде. «Дүрт»ле алып өйгә кайтырга куркып, урамда туңып йөргәнемне әле дә хәтерлим. Төрлечә мыскылларга, җәберләргә дә кыенсынмый. Моннан да бигрәк, мин аның кәефенең бик тиз үзгәрүеннән курка идем. Икәү рәхәт итеп чәй эчеп утырганда кинәт кенә төрлечә рәнҗетеп, өстәл артыннан торгызып та җибәрә иде. Аның каравы, мине бик матур итеп киендерә иде. Әниемне бик нык ярата идем мин. Әле дә хәтерлим, аның йөзендә елмаю күрсәм дә, бу миңа зур шатлык иде.

14 яшьлек чагымда ул икенчегә кияүгә чыкты. Тәүдә «әти» булачагына бик шатлансам, арытаба ул кешене күралмас хәлгә җиттем. Бервакыт әни эштә тоткарланган чакта, мин йоклап яткан бүлмәгә кереп, кулларын футболкам астына кертте… Моның турында әнигә әйткәч, әни зур гауга куптарды. Әле дә хәтерлим, әнинең тавышыннан саңгырауланудан куркып, колакларымны томалап, бүлмәдә утырдым. Билгеле инде, мондый хәлләрне үги әти бер генә кабатламады. Мин аны башкача әнигә сөйләмәдем.

Мәктәпне медальгә тәмамладым. Югары уку йортына укырга кердем. Шул шәһәрдә үк яшәргә торып калдым. Инде үзем дә яхшы гына вазыйфа билим. Тик кияүгә чыкмадым. Үсмер елларымда ир кешедән күргән михнәтләрне оныту өчен психологка да йөрергә туры килде. Барыбер тәнемә ир-егет тотынса һаман да җирәнгеч булып китә.

Әнинең вафат булуына да 6 ел. Юк, без аның белән тавышланышып яшәмәдек. Мин үз фикеремне әйтсәм дә, «Әниең белән ничек сөйләшәсең, көчек!» — дип кенә кычкыра иде ул элек. Шуңа мин аңа эндәшмәскә өйрәндем. Читтән караганда, без бик матур гаилә булдык. Тик әниемне һаман кичерә алмыйм…

Фото: fazarosta.com

Бәйле