«Соңгы вакытта еш елыйм…»

-- ГолияУфа

Популяр җырчы Әнвәр Нургалиевны нәрсә борчый?

— Күбрәк елмаерга тырышам. Үзем генә булганда елап та алам. Соңгы вакытта ешрак елыйм, — дигән ул «Интертат» хәбәрчесенә.

— Сәхнәдәге образыгызны барыбыз да беләбез, ә чынлыкта сез нинди? Нинди тормыш иптәше, әти?

— Сәхнәдәге образымнан бик аерылып тормыйм. Элегрәк тиз кызып китүчән булсам, хәзер алай түгел. Гаделсезлекне җенем сөйми. Кызымны иркәләп, яратып кына үстерәм. Авыр сүз әйткәнем юк. Улымны — егетләрчә, аңа катырак булырга тырышам. Хатыныма карата йомшак та булам, кайбер чакларда ачуланып та алам.

— Нәрсәгә дә булса үкенәсезме?

— Укыганда бөтен дәресләргә дә йөрисе булган икән. Чит телләрне өйрәнү, музыка теориясе фәннәрен уку – барысы да кирәк булган. Иң зур үкенечем – әти-әни янында ешрак буласы калган. Моңа нык үкенәм. Хәзер ничек теләсәм дә, кайтарып булмый…

Автор: Резеда Галикәева

Фото: http://nurlat-tat.ru/
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/So-gi-vakitta-esh-eliym-720017/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий