Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар туган илдә дан казанды!

Безнең «чакматаш»лар — Чакмагыш җәүһәрләре, Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар бүген республика Башлыгы Указы белән Башкортстанның халык артистлары булды.

Бу хакта Башкорстанның халык артисты Зифа Нагаева болай ди:

— Зөлфия белән Җәвит Башкортстан мәдәниятеннән беркайчан да аерылмады. «Башкорт җыры» һәм башка шундый үзенчәлекле проектларда ике телдә чыгыш ясап, халык ихтирамын яулады. Нинди вакытта да республика шәһәр-авыллары буйлап чыгышларын туктатмады. Зөлфия хөрмәтле остазы Фәрзәнә Сәгыйтова биргән осталык дәресләрен су кебек йоткан күрәсең, башкорт халык җырларын, композитор әсәрләрене бик югары осталыкта башкара. Яшьләр арасында сәхнә артында чыккан барыбызга да билгеле аңлашылмаучанлыкларны искә алсак, бу шәхесләр үз югарылыгын беркайчан да югалтмады. Шуңа да мин Шакировлар бу исемгә лаеклы лаек булдылар дип исәплим.

«Чакматаш» Җәвит Шакировтан ни көтәбез? Әлбәттә бер истәлек!

Баксаң тугызынчы сыйныфта укыганда ул тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый.
“Аның өчен бик яхшы хезмәт хакы ала идем. Өчәр йөз тәңкә дип хәтерлим. Велосипедын да алдым, киемнәр дә булды. Көтүен дә көттек! Бөтен эшне дә эшли беләм. Берүзем авылдагы өйне тышлап чыктым”, — дип сөйли ул.
Студент вакытта исә вагон бушаткан чаклары булган. “Шикәр комын, он бушата идек. Акча кирәк булгач, эшләрнең күбесен эшләргә туры килде”, — ди Җәвит Шакиров.

Якташларны чын күңелдән котлыйбыз!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-25/laekly-laek-buldylar-2744184

Бәйле