Үги кызына кагылган…

-- ГолияУфа

8нче сыйныфта укыган баланың язмышан чәлпәрәмә китергән.

Самарада яшәгән ирне урлашу һәм кеше сәламәтлегенә зыян китерү өчен хөкем иткән булганнар, әмма аның башка законга каршы булган эшләре дә ачыкланган. 40 яшьлек ир-егетнең мәктәп укучысын мәсхәрәләве билгеле булган.

Ир бер хатын һәм аның кызы белән бергә яшәгән. Агымдагы елның март ахырында ир балага карата азгын гамәлләр башкарган һәм кыз белән җенси мөнәсәббәткә кергән. Ирнең беркайда да эшләмәве һәм даими өйдә булуы билгеле.

Хәзерге вакытта бу эш белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре шөгыльләнә. Көчләүчене алты елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза көтә.

Фото:  mosmonitor.ru

Бәйле