Данир Сабиров үз-үзенә кул сала язган…

-- ГолияУфа

«Миләүшә берүземне калдырырга курка, чөнки тәрәзәдән ташлануым бар…» — дип хәтерли ул көннәрне пародист.

Бу хакта ул чираттагы сәхифәсендә бәян иткән.  «2017 елда күңел төшенкелегенә бирелдем мин. Ул вакытта гел киләсе сезонда тамашачыны нәрсә белән шаккаттырырмын, тагы нәрсә уйлап табармын икән, дип уйлана идем. Аеруча юмор авыррак бирелә. Тамашачыны чыгып көлдерү нәрсә инде ул, диләр кайберәүләр. Беләсезме, көлдерүгә караганда, елатуы җиңелрәк. Элек бит бөтен эшне үзем эшли идем: сценарий авторы да мин, режиссер да… Хәзер бар да җайланды, Аллаһка шөкер, иҗади командам бар. Үз өстеңә бар әйберне дә йөкләү — ул зур хата. Менә шул уйланулар, борчылулар мине депрессиягә китереп терәде дә. 30 яшем тулар алдыннан, юбилей тамашасына әзерләнгәндә…

Депрессиянең беренче көнен Миләүшә яхшы хәтерли. «1 гыйнвар, 2017 ел. Икенче каттан төшеп киләсең. Күзләрең тонык, йөзеңнең төсе юк. Бөтенләй башка кеше идең, әйтерсең дә сине алыштырганнар», — ди.

Ул вакытта депрессия дигән чир турында бөтенләй белми идек бит. «Ярар, тиз генә үтәр», — дип уйлаган якыннарым. Инде айга сузылгач, табибка бардык. «Д витамины кирәк, кояш кирәк сезгә», — диде табиб. Киттек 10 көнгә Доминиканага. Бер айдан соң Төркиягә бардык. Әмма минем кәеф үзгәрми. Кешегә күңелле, ә мин үземә урын таба алмыйм. Апатия! Бер нәрсә дә эшлисем килми.

Больницада ятып чыктым, системалар куйдылар, әмма анда да хәл яхшырган кебек булмады. «Ты там вообще в овоща превратился», — дип сөйли Миләүшә.

Психологларга йөри башладык. Алар берничә һәм төрле булды, бер сеанс өчен хәтта 12 мен сум алдылар. Психологларга тоткан акчаларны кушсаң, ярты миллион тирәсе чыгадыр. Әмма алардан да миңа файда булмады.

Алып киттек Мәрьямне Мәскәүгә «Лучше всех» тапшыруына кастингка. Миләүшә инде мине һаман нәрсә белән булса да мәшгуль итмәкче, бәлки шуның файдасы тияр, дигән кебек. Бардык, Мәрьям чыгыш ясады, тапшыруга эләгәме-юкмы икәнен ике көннән шалтыратып әйтербез, диделәр.

Мәскәүдән кайткач, Миләүшә мине бер мари әбисенә өшкертергә алып китте. «Өегезгә кайтканчы сөйләшергә тиеш түгелсез», — ди. Ике әпә кебек бер сүз дә дәшми кайттык. Ә Миләүшәгә юл буе бертуктаусыз шалтыраталар, ул трубканы алмый. Мәскәү номеры, таныш түгел… Өйгә кайткач, Миләүшә электрон почтасын ачса, анда «Лучше всех» редакциясе хат язган: «Кызыгыз кастингны узды. Сезгә шалтыратабыз, ә сез трубкагызны алмыйсыз». Миләүшә сөенеченнән нәрсә эшләргә белми, ә мин инде, кәеф булмагач: «Иртә сөенәсен, хәзер әйтерләр 1-2 миллион түләргә кирәк дип», — дим.

Нәтиҗәдә, бар чыгымнарны да Беренче канал үз өстенә алды. Хәтта өйдән аэропортка кадәр такси өчен дә үз кесәбездән түләмәдек. Самолетка билетлар алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар.

Бу — минем депрессиянең пик чоры. Идәнгә ятып, идәнне сугып, елап яткан чакларым. Ашау түгел, хәтта дару да керми миңа. Дару кабам, шундук кире косып чыгарам. Яшәүнеңбер яме юк. Яшисе килми! Үземә кул салу теләге көчле иде.  Мәрьям, Миләүшә һәм мин киттек Мәскәүгә «Лучше всех»ка. Урнаштык кунакханәгә. Ә кунакханә 15нче катта. Миләүшә берүземне бүлмәдә калдырырга курка, чөнки тәрәзәдән ташлануым бар. Гомумән, ул вакытта мине берүземне бөтенләй калдырмыйлар иде, кем дә булса артымнан ияреп йөри иде…» — дип язган пародист. Бәхеткә, ул якыннары ярдәмендә бу хәлдән чыга алган. 

Автор:Резеда Галикәева

Фото:  aktanysh-rt.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-28/danir-sabirov-z-zen-kul-sala-yazgan-2745669

Бәйле