Хатынын сагынган ир кабартылган көймәдә ике мең километр араны үтмәкче булган

-- ГолияУфа

Әлеге пар 2020 елда пандемия аркасында аерылышырга мәҗбүр булган.

Вьетнамда яшәүче Таиландтан Бенгаль култыгы аша хатыны белән очрашу өчен кабартылган көймәдә Һиндстанга йөзеп килергә карар кылган. Бәхеткә, аны вакытында балыкчылар судносы экипажы күреп калган.

37 яшьлек Хо Хоанг Хунг хатыны белән COVID-19 пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында, берничә елга аерылышырга мәҗбүр булган. 5 мартта хатынын бик сагынган ир ничек тә булса Һиндстанда булган хатынын күрергә була. Моның өчен Хунг Бангкокка очып килә һәм автобуста Пхукетка кадәр барып җитә. Һиндстанга керү өчен аның визасы булмаганлыктан, ул резина көймә һәм ишкәк сатып ала да юлга чыга.

Ир-егет диңгез буйлап ике мең километр йөзәргә планлаштырган. Сәяхәт өчен ул тиз хәзерләнгән токмач һәм аз гына су алган, ә менә карта яки компас турында уйламаган да. Хунг циклоннар сезоны башына йөзүне планлаштырган, шуңа күрә көчле җил белән очрашкан һәм ике атна эчендә 80 километр чамасы ара узган.

23 мартта Симилан утраулары янында балыкчылар көймәсе пассажирлары ирне күреп калган. Алар вьетнамлыны бортка алалар һәм аның турында диңгездә хәвефсезлекне тәэмин итү буенча яшерен команда үзәгенә хәбәр итәләр.

Фото:  big-rostov.ru

Бәйле