Егетнең популярлыгы кимиме әллә?

Элвин Грейның Казанда буласы  концертларына 60 процент тирәсе генә билет сатылган.

Элвин Грей үзенең элекке популярлыгын югалтып бара бугай. Бу хакта «Иптәшләр. Татарлар» телеграм каналы яза.

«Аудиториягә кызык булмый башлагач, вакытында китә белергә кирәк», — дигән телеграм канал.

Чыннан да, Элвин Грейның 30, 31 март һәм 1 апрель көннәрендә «Пирамида»да узачак концертларына билетлар начар сатылган. Берничә ел элек кенә бөтен концертларында халык шыгрым тулы була иде. Ул елларда Элвин Грей хәтта ирәебрәк тә киткән иде. Үзе турында Салават Фәтхетдинов «Алай җырларга ярамый» дигәч, ул «Казан Арена»да концерт оештырырга һәм кемгә күпме халык килгәнен чагыштырырга тәкъдим итте. Салават вакланмады.

Салават бүген дә  популярлыгын югалтмый, ә менә Элвин Грейга уйланырга урын бар булса кирәк.

«Мин аңлап бетермәдем, барысы да ул дип акылдан яза иде бит», — дип комментарий калдырган бу уңайдан берәү. «Игътибарың музыкага түгел, ә сәхнәдәшләрең белән конфликтларга юнәлсә, шулай була инде ул», — дип җавап кайтарган аңа икенчесе.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-27/egetne-populyarlygy-kimime-ll-2745611

Бәйле