Әлки районы Чуаш Борнае егете Иван Дулатов Украинада барган хәрби операция барышында һәлак булган

-- Лейла

Ул Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт төзеп хезмәт иткән.

Россия офицеры белән хушлашу церемониясендә район җитәкчеләре, республика хөкүмәте вәкилләре, Дмитрий Дулатовның хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты. Мәрхүмне соңгы юлга Казаннан килгән почетлы каравыл, хәрби оркестр да озатты.

— Без Иван белән бергә ел ярым гына хезмәт итеп калдык. Әмма бу кыска вакыт эчендә ул үзен чын сугышчан иптәш буларак танытты. Хезмәттәшем һәрчак алдынгы сызыкта булды, җаваплы хәрби бурычлар үтәде. Аның бу операция барышында бурычы дивизия командирын ышанычлы элемтә белән тәэмин итү иде. Бу бик тә җаваплы һәм җитди бурыч. Ул соңгы минутларына кадәр үзенең антына тугры калды. Мин чын дустымны, ышанычлы хезмәттәшемне югалттым. Бу бик тә авыр югалту, — дип сөйләгән митингта һәлак булган 31 яшьлек сугышчының хезмәттәше капитан Владимир Бардин.

Бәйле