Бәрәңге базда шытмасын өчен…

-- ГолияУфа

Бакчачылар берничә үзенчәлеккә игътибар итәргә чакыра.

Әлбәттә, бәрәңгенең шытым бирүе, беренче карашка табигый хәл кебек. Бигрәк тә баз җылы, дымлы яисә сакланган урын үсенте өчен килешле булса. Шыткан бәрәңгене кулланырга ярый, ләкин яшь үсентеләреннән чистартырга кирәк.

Әгәр баз саклау шартларына туры килә икән, андагы “икенче икмәк” кимендә 4-5 ай шытым бирмәскә тиеш. Соңгы елларда һәвәскәр бакчачылар җәй көне колорадо коңгызына каршы булган кайбер препаратларны куллануның да арытаба базда сакланган бәрәңгенең шытым бирүен тизләтүенә игътибар итә.Җир корты – проволочник белән көрәшү өчен тәгаенләнгәннәре дә шундый көчкә ия, диләр.

Бакчада бәрәңге утыртучы һәркем нинди сорт сайлавына, урындагы климат шартларында кайчан өлгерүенә дә игътибар итәргә тиеш. Иң ышанычлы киңәш шул: иртә өлгерүче сортларның сыйфатын югалтмыйча саклану вакыты кыска. Соң өлгергәне, билгеле, озаграк сакланачак. Димәк, иртә өлгергәннәрен күп утыртмаска кирәк. Аны җәй аенда һәм көзгә кадәр ашап бетерү хәерле. Яңа елга кадәр үк бәрәңге базына төшеп, шыта башлаганнарын тазартып йөрергә теләмисез икән – соң өлгерүче сортларга өстенлек бирегез.

Фото:  2sotki.ru

Бәйле