Каен бөресенең файдасы

-- ГолияУфа

Каен бөресе бәвелне куа, канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан файдаланалар.

Бөрене каеннарда сут хәрәкәте башланганда, бөреләр бүрткәч, әмма әле яфрак ярганчы җыярга кирәк.  Бер генә яфрак чыкса да, соң булыр. Каен бөресен җыю өчен бу көннәр иң отышлы вакыт санала. 

Каен бөресе бәвелне куа, канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар. Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, кичтән 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы вакланган бөре салып, берничә минут төнәтергә кирәк. Чәй кебек эчегез дә, төренеп ятыгыз. Ул тирләтә, иммунитетны ныгыта.

Ревматизм борчыганда, мазь ясап карагыз. Ул болай эшләнә: 250 г атланмайга 250 г каен бөресе алына. Эмаль кәстрүлгә 1,5-2 см биеклектә вак итеп туралган атланмай, өстенә шулкадәр үк бөре салына. Шул рәвешле бөре белән майны чиратлаштырып салыгыз. Савытны герметик итеп ябыгыз. Капкачның кырыйларын камыр белән ябыштырып куярга була. Кәстрүлне 15 сәгать сүрән духовкада тотарга кирәк булыр. Аннан капкачын ачып суытыгыз. Катнашманы марля аша сөзеп, банкага тутырып куегыз. Нәтиҗәлерәк булсын өчен, 25 г камфара кушарга мөмкин. Мазьны суыткычта сакларга киңәш ителә.Сызлаган буыннарга шушы мазьны сөртергә кирәк булыр. Аннары өстеннән пленка каплап, җылы итеп төрегез. Берничә процедурадан соң ук хәлегез яхшыруын тоярсыз. 

Фото:   perekisvodoroda.ru
Чыганак:   https://baltachtan.ru/articles/faidaly-kingashkar/2022-03-22/kaen-b-resene-faydasy-2738379

Бәйле