Апрельнең беренче көннәрендә нинди һава торышы булачак?

Якын көннәрдә Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелә: кар, яңгыр һәм буран булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенччә, җомга һәм шимбә, 1 һәм 2 апрель көннәрендә, һава торышына аз хәрәкәтле фронты йогынты ясаячак. Шуңа күрә кар, яңгыр явачак. Шулай ук синоптиклар бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә, урыны белән буран булырга мөмкин.

Термометр баганалары 1 апрельдә төнлә 0… -5 градус, көндез 0…+5 градуска кадәр җылы булачак. Икенче көнне төнлә 0дән +5кә кадәр, көндез +5тән +10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/aprelnen-berence-konnarenda-10-gradus-yly-bulacak-5852315

Бәйле