Ураза ае башланырга санаулы гына сәгатьләр калды. Әлеге изге айга аяк басканда ураза тотучы түбәндәгеләрне искә төшерсен иде.
Уразаны нәрсә боза?
Уразада булуыңны хәтердә тотып ашау, эчү һәм якынлык кылу;
Су яки бодай хәтле ризык яки дару йоту;
Тәмәке тарту;
Кояш баткан дип белеп, иртәрәк авыз ачу һәм әле таң атмаган дип сәхәр ашауны соңга калып тәмамлау;
Үзең теләп косу;
Авыздагы канны йоту;
Кан салдыру.
Нинди эшләр уразаны бозмый?
Уразада булуыңны онытып ашау һәм эчү;
Астма белән авыручыларга, үпкәләрне киңәйтеп, сулышларын җиңеләйтеп җибәрү өчен авызга кислород өрдерү;
Йоклаганда юешлек (мәни) килү (үз ихтыярың белән булганда ураза бозыла);
Үзең сизмәстән тамакка төтен, тузан яки черки, чебен керү;
Су белән коену, әгәр дә тамакка су китмәсә;
Ислемайлар куллану.
Кемнәр ураза тотмаска мөмкин?
Юлчы. Әгәр дә аның барасы җире 90 километр ераклыкта булса һәм ул анда 14 көннән артык тормаска карар кылса. Ул инде юлга чыгу белән мөсафир хөкеменә керә;
Ураза тота алмаслык авыру кеше;
Бик карт кеше;
Йөкле һәм имезүче хатыннар, әгәр дә балаларына зыян килер дип курыксалар. Хатыннарга хәез (күрем) һәм нифас (бала тапканнан соң кан килү) вакытларында ураза тоту тыела.
Ураза тотучыга нинди эшләр тыела?
Рамазан аенда ашау-эчүдән генә түгел, бөтен гөнаһлардан тыелырга тиешбез, югыйсә, уразабызга зыян китерергә мөмкин.
Фото: islam.ru