- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Моңа кадәр кыз коточкыч җинаять башкарган булган инде.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2022 елның 28 мартында Красноярск краенда яшәүче 19 яшьлек кыз, бала алу сылтавы белән шәһәрнең 31 нче балалар бакчасына кергән. Биредә аны өч тәрбияче каршы ала һәм чишенү бүлмәсенә чыгарга сорыйлар. Кызның пальтосы астыннан мылтыкны күреп кала алар.
Тәрбиячеләрнең берсе коралны тартып алырга тырыша, шул вакыт кыз читкә атып җибәрә. Бу вакытта физик культура буенча инструктор җинаятьчене идәнгә егып сала һәм полиция хезмәткәрләре килгәнче тотып тора.
Ату нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Һәлакәт урынында шикләнелүчедән ау мылтыгы һәм 39 патрон алынган.
Тикшерү ачыклаганча, булган хәлгә берничә көн кала шикләнелүче балалар бакчасына эшкә урнашу сылтавы белән килгән булган. Сорау алу барышында кыз ир-ат җенесендәге балаларны үтерүне башкарырга ниятләвен әйткән…
28 мартта балалар бакчасына килер алдыннан шикләнелүче, үзенең 56 яшьлек әтисе белән ачуланышкач, аны мылтыктан атып үтергән. 19 яшьлек кызга сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайланган.
Фото: муром24.рф