Бакчачылар өчен шәһәр яны маршутлары кайчан ачыла?

Бакча сезоны киләсе атнадан башлана.
Быел Казанның бакчачылык ширкәтләренә автобуслар алданрак йөри башларга мөмкин. Бакчачылар теләгенә бәйле булачак бу. Шәһәр мэры Илсур Метшин “Эшлекле дүшәмбе”дә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, узган атнада шәһәр мэриясенә бакча сезонын майдан түгел, ә инде 15 апрельдән үк ачу үтенече белән күп кенә мөрәҗәгать кергән.
– Бакчачыларның теләген исәпкә алып, бакча кишәрлегендә алданрак эшли башлау мөмкинлеге тудыру өчен, транспорт маршрутларына һәм хәрәкәтнең ачылу вакытына төзәтмәләр кертәчәкбез, – дип белдергән Метшин.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров искә төшереп үткәнчә, хәзерге вакытта Казанда алты шундый маршрут бар. Аларга 11-12 автобус җәлеп ителә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/78595/

Бәйле