Исерек ир ике айлык сабые белән йоклап киткән дә…

-- ГолияУфа

Әлеге хәл буенча тикшерүләр дәвам итә.

Тыва Республикасының Кызыл шәһәрендә яшәүче ир үзенең ике айлык улын очраклы рәвештә буып үтергән. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Вакыйга 25 мартта көндез булган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, исерек ир-егет кулына сабый тотып, йоклап киткән. Йокы вакытында ир үзенең хәрәкәтләрен контрольдә тота алмый һәм баланың сулыш юлларын каплый, нәтиҗәдә сабый тончыга.

Тикшерү комитеты Русиянең Җинаять кодексының 109 мәддәсенең 1 өлеше буенча («Саксызлык аркасында үлем китерү») җинаять эше кузгатты.

Фото: everything.kz

Бәйле