Автобус күпердән килеп төшеп, 2 кеше һәлак булган

Мәскәү өлкәсендә “Балтия” М-9 юлында рейс автобусының эстакададан килеп төшүе ике пассажирның үлеме белән төгәлләнгән. Бу хакта МЧС баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

МЧС мәгълүматларына караганда, Мәскәүдән Волоколамск шәһәренә баручы автобус Матренино авылына таба борылышта, киртәне җимереп, эстакададан автомобиль юлына килеп төшкән. Автобуста барлыгы 20 кеше булган. .
Юл-транспорт вакыйгасы иртәнге 10нар тирәсендә килеп чыккан. Автобус, “чыгымчылап, киртәне җимергән һәм эстакада астыннан узучы автомобиль юлына төшеп ауган.
Мәскәү өлкәсе прокуратурасы авария килеп чыгу сәбәпле тикшерү башлап җибәргән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/78599/

Бәйле