Фирдүс Тямаевның бертуган апасы Лилия: “Абзар артындагы печәнлеккә ут төрткән иде…”

Артистлар, язучылар, галимнәрнең кечкенә вакытлары, аларның тормышта кызыклы хәлләргә юлыгуы турында күпләребез белми дә. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның бала чактагы шуклыклары, популярлык казануы һәм башкарган изге гамәлләре турында Нурлатта яшәүче бертуган апасы Лилия Тямаевадан белештек.

— Энем белән яшь аермабыз 4 ел, — дип сүз башлады Лилия. — Шуңа да Фирдүсне биш бармагым кебек беләм. Әти белән әни безгә кечкенәдән таләпчән булды. Су коенырга да туйганчы йөри алмадык, көнебез эштә үтте. Чөнки гомер-гомергә абзар тутырып мал-туар асрадык, кош-корт тоттык. Фирдүскә урамдагы бөтен эш йөкләнде. Миңа җәй саен 100 бройлер эләгә иде. Әни ике энемне тапты да, бәби ялында озак утырмады, эшкә чыкты. Шуңа да энемнәрне үзем үстердем дисәм дә ялган булмас. Ул вакытта өйдә су юк, күмер ташып, мич яга идек. Әти-әнине аш, ботка, пәрәмәчләр әзерләп көтә идем. Газиз кешеләребезне күз карашыннан аңлый идек. Дөрес, куркып үсмәдек.
Фирдүснең шуклыклары әле дә хәтердә. Берсендә абзар артындагы печәнлеккә чыгып, уйнап кына аңа ут төрткән. Янгын сүндерүчеләр килде, әтидән дә эләкте. Әмма икенче көнне базга төшкән дә анда да кәгазь яккан. Шулай тәгәрәшеп үскән вакытта, 2001 елның 8 октябрендә әтиебез кинәт йөрәк белән үлеп китте. Әни белән өч бертуган ятим калдык. Әни безне кеше арасында ким булмасыннар дип нык тырышты. Пешекче, сыер савучы булып та, хәтта ягулык салу станциясендә дә эшләде. Без иске машинага утырып, күрше-тирә авылларга концерт белән йөри идек. Әни манты, пәрәмәчләр пешерә, мин кассада шуларны сатам, Фирдүс җырлый. Башта — 10-15, соңрак 50-60 кеше җыела башлады. Ул шулай әкрен-әкрен генә танылды.
Тормышта авыр вакытым булды. Шул чакта Нурлаттан фатир сатып алырга туры килде. Кыяр-кыймас кына моны Фирдүскә әйттем. Ул ничә еллар тиенләп җыйган 500 мең сум акчасын чыгарды да бирде. “Мин реклама ясап күтәрелмим, халык яратса, болай да танылырмын”, — диде. Әле хәзер дә башкарган изге гамәлләре шактый. Туган авылы Түбән Нурлатта зиратны тәртипкә китерде, күпер салды, юлларны яңартты. Авыру балаларга, мохтаҗ кешеләргә дә хәленнән килгәнчә булышырга тырыша.

— Фирдүскә җыр-моң, сәхнәгә гашыйк булу кемнән күчкән дип саныйсыз?
— Энемә мондый сәләт әнидән күчкәндер дип уйлыйм. Әти ягыннан да җыр сузучылар бар. Үзем алай җырламыйм, колагыма аю баскан, дип шаярам. Төпчегебез Фирзәрдә дә андый талант юк. Әнинең апалары Сания белән Халидә апалар да ул яктан бик оста. Фирдүс 30 яшендә өйләнде. Киленебездән бик уңдык. Бервакытта да кеше сөйләми, гайбәт сатмый. Һәрчак чәе кайнаган, йөзендә елмаю. Сабырлыгына, тырышлыгына шаккатам. Кызым Казанда КФУда белем ала. Фирдүсләрдә яши. “Әни, мин Резедә апа белән бик горурланам. Раян белән Кәримне миһербанлы итеп тәрбияли”, — ди.
Фирдүс — барлык туганнарыбызны бергә җыеп, туплап торучы да әле. Җәй көне вакыты булган саен хашлама ясап, ит кыздырып, бөтенебезне сыйлый. Гастрольләргә китсә, аның өчен борчылып, ут йотып торабыз. Самолетка утырса да, һәрвакыт догаларымны укыйм. Бертуган энем Фирзәр шулай ук аның белән концертларга йөри. Ул артистлар, сәхнә бизәлеше, аппаратура төзеклеге өчен җаваплы. Фирзәр өйләнгән. Хатыны белән ике бала үстерәләр. Хәзерге тормышыбызга шатланып яшибез.
Әниебез Галия исән-сау, Аллага шөкер. Ул Түбән Нурлат авылында терлек асрап, күрше-күлән белән бик тату гомер кичерә. Без, гомумән, туганнар белән җыелып киңәшләмичә, бер эшне дә башламыйбыз. Беребез кайтып җитмәгән икән, табынга утырмыйча, якын кешебезне көтәбез.
Лилия Тямаева үзенең ике энесе белән дә тигез горурлана. Фирдүс һәм Фирзәрнең күп вакыты юлда, сәхнәдә үткәч, сагынып күрешәбез, ди. Үзе энесенең бер концертын да калдырмаска тырыша.

Чыганак: https://im-tatar.ru/2022/04/1313/

Бәйле