Үсмерләр баланы чишенү бүлмәсенә алып кереп киткән дә…

-- ГолияУфа

Укытучы укучыларны шаяра, дип уйлаган.

Новосибирскида хокук саклау органнары хезмәткәрләре коточкыч вакыйганы тикшерә. 13 яшьлек ике үсмер чишенү бүлмәсендә 11 яшьлек укучыны көчләргә теләгән, дип хәбәр ителә.

Әлеге белдерү белән зыян күрүченең әтисе мөрәҗәгать иткән. Яңалыклар порталы moyalmetevsk.ru хәбәр иткәнчә, үсмерне спорт залында укытучы күз алдында чишенү бүлмәсенә алып кереп киткәннәр. Укытучы балалар шаяра, дип уйлаган. Ләкин бераздан ул чишенү бүлмәсенә кергән һәм идәндә киемнәре салдырылган баланы күргән.

Билгеләп үтелгәнчә, зыян күрүче малай бу уңайдан бик борчылган. Әтисе улының калтырануын күргәч, барысын да ачыклаган. Арытаба баланы дәваханәгә китергәннәр, анда ул булган хәл турында сөйләгән.

Фото:  nashideti.temaretik.com

Бәйле